#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хатын-кызның сәламәтлегенә зыян сала торган киемнәр исемлеге

последние и лучшие новости искусства в мире

Хатын-кызның гел матур күренәсе килә. Һәр яшьтә! Теләсә кайсы фасылда! Һәм ул матур күренергә тырыша да! Тик, кызганыч, тирә-юньдәгеләргә матур күренәм дип, ул кайчак үзенең сәламәтлеге турында онытып җибәрә. Бигрәк тә бу ялгышны ул яшь вакытта ясый. Кайбер адымнарның ахыры ни белән бетәсен уйламаган чакта. Аннан бер көн килеп үкенә дә… Тик… терсәк якын булса да, тешләп булмый шул инде.

* Биек үкчәле аяк киеме

“Аягым авырта”, “умыртка баганасы сызлауга түзә алмыйм” дип беркөн табибка барсагыз, аның: “Мөгаен, гел биек үкчәле аяк киеменнән йөрергә яраткансыз”, – дип әйтүенә әзер булыгыз. Буыннар сызлавы, умыртка баганасында бүсер булу кебек шактый катлаулы чирләрнең сәбәбе шушы булырга мөмкин.  Биек үкчәле туфлиләрне бөтенләй кимәскә дигән сүз түгел бу, әлбәттә. Кияргә ярый. Аерым очракларда хәтта кирәк тә! Әмма чамасын белеп!

* Тигез табанлы аяк киеме

Биек үкчәләр генә аякка зыян сала дип уйласагыз, ялгышасыз – тигез табанлы аяк киемен гел кию дә шактый проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Ир-атларныкы кебек ботинка кияргә яратасыз икән, моның нәтиҗәсе буыннар сызлавы булып килеп чыгу ихтималын онытмагыз. Бөтен нәрсәдәге кебек монда да алтын урталык кирәк. Үзегезне башка төрле аяк киеменнән күрергә теләмәсәгез дә, кайчакларда аз гына үкчәсе булган аяк киеменнән дә йөргәләгез.

* Авыр сумка

Хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый дигән сүзне еш ишетәбез. Әмма теләсәк-теләмәсәк тә, кайчак күтәрергә туры килә шул.  Иңбашына аскан авыр сумка гәүдә торышын боза, ардырта һәм, гомумән, читтән караганда бер дә матур күренми. Сумка белән гел авыр әйбер ташырга мәҗбүрсез икән, һичьюгы иңбашына аса торган ул зур авыр сумканы быелгы сезонда модада булган рюкзак белән алыштырыгыз.

* Джинса-скинни

Хатын-кыз өчен иң зыянлы кием шушы! Хәзер бик модада булган skinny моделен бик яратсагыз да, аңардан баш тарту хәерлерәк булыр. Гел мондый джинсалардан йөрисез икән, тән кызару, эч күбү һәм кече оча сөяге органнарындагы веналарда кан йөреше бозылуга әзер бул.  Яшүсмер чорда бик тар чалбар кию оча сөягенең тараюына һәм кысырлыкка китерергә мөмкин. Эштә көне буе утырып эшлисез икән, тыгыз тукымалы джинса чалбар кан әйләнешен бозарга мөмкин.

* Кысып тора торган эчке киемнәр

Ябык күренер өчен кысып тора торган эчке киемнәр кияргә яратучыларга да сак булырга кирәк. Хатын-кыз гардеробындагы мондый эчке киемнәр ашкайнату системасында тайпылышлар китереп чыгарырга, кече оча сөяге тирәсендә кан әйләнешен бозарга мөмкин. Сезгә мондый проблемалар кирәкмидер бит?

* Сыйфатсыз бижутерия

Арзанлы дип беркайчан да сыйфатсыз бижутериягә кызыкмагыз. Күп вакыт нәкъ менә сыйфатсыз бижутерия көчле аллергиягә сәбәпче була да. Тәнгә тиеп тора торган бижутерия сайлаганда билгеле маркаларга тукталсаң хәерлерәк. Әйе, кыйммәтлерәк, аның каравы ышанычлы.  Матур киенергә яратучыларны, әлбәттә, берни туктатмый. Әмма бу киемнәрне көн саен кимәгез дигән киңәшкә булса да колак салырга мөмкин бит?!

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836