#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сакла, татар, сакла улыңны...

последние и лучшие новости искусства в мире

26 ноябрь көнне Җәгъфәр Әбүзәр улы Касыймовның 65 яше тулу уңаеннан, иҗади кичәсендә катнашырга, аны котлап рәхмәт сүзләре җиткерергә миңа да насыйп булды. Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сарае халык белән шыгрым тулган иде ул кичне. Шәһәр һәм ул тирәдәге авыл халкы татарның уңган-булган, талантлы, көр, киң күңелле һәм олы йөрәкле шәхесен – Җәгъфәрне котларга, ул оештырган “Пышны” ансамбленең чыгышын карарга дип килгәннәр.

4 сәгатькә якын барган кичәдә Җәгъфәргә 1 генә минутка да сәхнәдән китәргә туры килмәде, халык дәррәү килеп сәхнәдәге чыгышларны алкышларга, чәчәкләргә күмделәр.

Бу түгелме халыкның үз улын күрә белүе, аңа булган зур хөрмәте, бәясе?!

Менә шушы егет олы тормыш юлын авылда туып-үсеп, авыл халкының җырга-моңга сусаган талантлы шәхесләрен җыеп, аларда үз милләте өчен горулык хисләре уятып, телне, гореф-гадәтләрне саклау эшенә багышлаган үзенең хезмәтен. Әйе, Себер якларында андый талантлар бармак белән генә санарлык. Шуның өчен аларны саклыйсы, яклыйсы, милләтнең мәдәниятен үстерүдәге хезмәтләренә тиешле бәя бирәсе иде.

Иҗади кичәдәге Җәгъфәр Касыймовка атказанган мәдәният хезмәткәре исемен бирергә кирәк дигән тәкъдимне ишетеп барлык тамашачылар басып алкышладылар.

Бу сөенечле, урынлы тәкъдимгә Тубыл як татарлары да кушылалар һәм аны тормышка ашыручы җитәкчеләребезгә алдан ук зур рәхмәтләрен юллыйлар.

Сакла, татар, сакла үз улыңны, дигән шагыйрь Роберт Миңнуллинның шигъри юллары белән тәмамлыйм сүземне.

Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836