#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Таганнар һәм таучыклар – балалар өчен

последние и лучшие новости искусства в мире

34-4Төмән районының Индрәй поселогында яңа балалар мәйданчыгы ачтылар. Аны сабыйларга ял итү, үсү һәм уйнау өчен “Тюменьнеруд” компаниясе бүләк итте. Ком чыгару предприятиесе белән хакимият арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләре ярдәмендә тормышка ашырылган чираттагы проектның ачылу тантанасында Төмән район Думасы председателе Валентин Клименко, ООО “Тюменьнеруд”ның генераль директоры Вячеслав Ткачев, район хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Буторина, Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин һәм җирле дума рәисе Рөстәм Арипов катнаштылар.

Уен шәһәрчеге барлыкка килү – озак көтелгән һәм шатлыклы вакыйга. Поселоктагы соңгы халык җыенында балалар өчен уен мәйданчыклары җитешмәү проблемасы турында да сүз булган иде. “Поселокта 600лап бала яши. Әлбәттә, ике генә уен мәйданчыгы аз”, - дигән иде Р.Хөснуллин. Бу әһәмиятле социаль мәсьәләне хәл итүдә ООО “Тюменьнеруд” ярдәмгә алынды. Раил Нургали улы әйтүенчә, бу оешма яхшы эшләре, муниципаль берәмлек тормышында актив катнашуы белән билгеле.

Хакимияткә “Тюменьнеруд” биш елдан бирле ярдәм итеп килә. Соңгылары – 2017 елда турниклар мәйданчыгы төзү, 2018 елда иске мөселман зиратының киртәсен алыштыру һәм күл ягын күтәреп, агачлар утырту. “Хакимият мондый социаль ярдәмчесе булу белән бәхетле. Әле ул меценат та. Балаларга булышу, әлбәттә, аларның елмаюы, педагогларның һәм ата-аналарның рәхмәте белән озатылачак. Ялны болай сыйфатлы итеп оештыру мәгариф тармагының гына түгел, һәр авыл җирлегенең актуаль бурычы булып тора”, - диде О.Буторина.

Тантанадан соң балалар яңа таучыклар һәм таганнарга ашыктылар. Аннары, яңгыр явып тору сәбәпле, мәдәният йортында уеннарны махсус оештыручылар әзерләгән күңел ачу программасы бик күңелле үтте, һәркем түләүсез туңдырма белән сыйланды.

Мәгълүмати политика һәм информатизация идарәсе.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836