#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әткәм-әнкәмнең теле

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар авылында туып-үскән бала татарча уйлый, хыяллана һәм сөйләшә. Балаларыбыз кечкенәдән үк татарча җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, димәк, татар теле яши!  Татар телен өйрәнүгә мәктәбебездә күп көч бирелә. Венера Наил кызы Ибукова балаларны туган телгә бөтен тырышлыгын биреп өйрәтә. Безнең укучылар төрле олимпиадалар, конференцияләрдә бик теләп катнашалар, җиңүчеләребез Казанга кадәр барып, җир күреп кайталар. Күптән түгел 3 кызыбыз Актанышта “Бүләк” лагеренда ял иттеләр. Мондый чараларны оештыручыларга рәхмәт, чөнки андый бүләкләр балаларга зур стимул булып тора.

Минем ике кызым да татар теле буенча өлкә олимпиадаларында катнашып, гел алдынгы урыннар яуладылар. Дәрестән тыш бирелгән йөкләмәләрне бергәләп эшләдек. Бигрәк тә әдәбияттан күп итеп укырга кирәк иде. Безнең гаиләдә иң яраткан язучыбыз Якуб Зәнкиев. Берничә ел элек олы кызым Нина Якуб Зәнкиев иҗатына багышланган бер чарада катнашты. Вакыт аз, укыйсы әсәрләр күп иде. Ләкин бу очракта да хәйләсен бик тиз таптык. Без язучының романнарын бүлешеп укыдык. Мин “Иртеш таңнары”н укысам, олы кызым - “Ялкында өтелгән мәхәббәт”не, ә кече кызым - “Кайчыколак”ны. Аннары өстәл артында һәркайсыбыз үзе укыган әсәрнең эчтәлеген сөйләп, анализладык. Якуб Зәнкиевның әсәрләрен укырга бик җиңел, чөнки, аларда безнең якларның әйтем-мәкальләре,  гадәт-йолалары, шул ук җырлар, әйтерсең лә Якуб абый Тугыз авылында туып-үскән.

Татар теле - ана теле. Туган телеңә, үз тарихыңа мәхәббәт гаиләдә бирелә. Баланың колагы ишеткән иң беренче җыр - бишек җыры. Ана баласына “әлли-бәлли, бәлли бу, олы кеше булыр бу”, - дип, бәхетләр юрап бишекне тибрәтә. Бераздан: “үчти-үчти, үскәнем, олы булсын кечкенәм”, дип тезендә сикертә-сикертә биетә. Әзрәк зурайгач: “монда - серкә, монда - бет”, дип, яисә: “бака пугы, тарс–торс” дип такмаклый-такмаклый, үчекләп ярата аны. Нинди рәхәт тә соң балага! Дөньясын онытып шатлана ул. Менә шулай ана сөте белән бала канына татар дөньясына карата зур хөрмәт керә. Бала  кечкенәдән үк үз теленнән, үз диненнән, татар исеменнән оялмый, горурланып яши башлый. Хайван да кеше телен аңларга өйрәнә. Үзен чын татар дип санаган, милләтенең киләчәгенә ышанган халык үзенең газиз ана телен мәңге югалтмаячак. Хәзерге вакытта телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырлык, үз артыннан ияртерлек шәхесләр тәрбияләү  - безнең иң изге бурычыбыздыр.

Зөлхәйдә СӘЙДУЛЛИНА, Вагай районы, Тугыз авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836