#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Янгын сүндерүчеләр - җаваплы һөнәр ияләре

последние и лучшие новости искусства в мире

22-11Янгынга каршы көрәшүчеләр үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Кыю, авырлыклар алдында югалып калмаган һөнәр иясе Салават Тимергалиев Менделеево урта мәктәбендә гомуми белем алып, армия сафыннан хезмәт итеп кайтканнан бирле, янгын сүндерүче булып 20 елга якын эшли. Янгын сүндерүче һөнәре җәмгыятьтә кирәкле һөнәрләрнең берсе булып санала.

Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, янгынга каршы көрәшүчеләрнең хезмәте турында Тубыл шәһәренең 37 нче янгын сүндерү бүлегендә өлкән янгын сүндерүче Салават Газинур улы: ”Без бүлек командасы белән шәһәрдә һәм районда эшлибез. Кешеләр сүнмәгән тәмәке төпчегеннән дә зур ут кайгысы чыгуы турында онытмасыннар иде. Коры үлән, чүп яндыру да эзсез калмый. Йортлар, хуҗалык корылмаларына ут кабып, янып китә. Быел яз урманнарыбызда ут таралу куркынычы зур булды. Яңгырлар юк, эссе һава торышы. Бүгенге көндә дә янгыннар белән көрәшү бара. Һәр янгын, һәр чакыру үзенчә авыр. Урманда бер җирдә янгынны сүндерәбез, ә икенче яктан ялкын килеп чыга. Шундый очраклар да була. Онытмаска кирәк, янгыннар табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә зур зыян китерә. Янгыннарда ел саен кешеләр дә һәлак була, урманнарда кошлар, җәнлекләр үлә, агачлар яна. Янгын белән көрәшүгә караганда, аны булдырмаска тырышырга кирәк. Монда команда эше, бердәмлек булырга тиеш. Тубыл шәһәренең Свердлов урамындагы ярда янган коры үләнне сүндереп, янгынны туктаттык. Юл аркылы шәхси йортлар урнашкан бит. Вакытында килдек. Янгын сүндерүченең, яисә коткаручыларның вакытында килеп ярдәм итүләре иң мөһим роль уйный”, - дип сөйләде.

Янгын сүндерүче тәртипле, көчле, чыдам, гадәттән тыш хәлләрдә тиз карарлар кабул итә белгән, югары җаваплылыкка ия булырга тиеш. Аларның киемнәре 200-300 градуслы температурага чыдам. Өс-киемнәре, тыгызланган кислород тутырылган балоннары 20 килограмм авырлыкта. Мисалга, шәхси составка “Тревога!” буенча җыенырга, хәрби кием кияргә, машинада үз урыннарын алырга 40-50 секунд вакыт бирелүе, янгын вакытында һәркайсының үз вазифасы барлыгы, аларны ул төгәл үтәргә тиешлеге турында да уртаклашты.

Элек алар бер тәүлек эшләгәннән соң, өч көн ял иткәннәр. Соңгы вакыт янгыннар күп булганга, эш графигы үзгәреп тора. Салават Газинур улын гаиләсендә һәр эш сменасыннан тормыш иптәше Зөһрә, ике улы, кызы борчылып көтеп алалар.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836