#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөтенроссия бәйгесеннән медаль белән

последние и лучшие новости искусства в мире

13-5Өлкәбезнең көрәшчеләрен әзерләүче тренер Әбделхак Миннебаев тәрбияләнүчеләре елдан-ел бу спорт төре буенча үткән ярышларда алдынгы урыннарны алып кайталар. Башкортостан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә 1999 – 2002 елгы егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге үтте.  Ике көн дәвамында Татарстан, Башкортостан, Кырым Республикалары белән бергә 20 төбәктән килгән 180ләгән көрәшченең иң-иңнәре төрле категорияләрдә җиңү яулап, 72 медальгә лаек булдылар. Ил чемпионнары һәм призлы урыннар алучыларга акчалата бүләк белән бергә кубок һәм Россиянең спорт министры кул куйган Мактау грамоталары тапшырылды, спорт мастерлыгына кандидат исемен алуга лаек дип билгеләнделәр.

Россия беренчелеге бу юлы да  Төмән командасыннан башка үтмәде. Төмән районының Индрәй авылы егете Альберт Шәрипов (рәсемдә) җиңүчеләр исемлегендә мактаулы 3нче урынны биләде.

- Мин 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә көч сынаштым. Без 10ау идек. Чирек финалга узар өчен келәмгә Пенза өлкәсе егете Руслан Зәбиров белән чыктым. Аны җиңеп, ярымфиналда Татарстаннан килгән Булат Габделбировка җиңелдем. 3 урын өчен Кырым Республикасы көрәшчесе Алим Утаевтан өстенрәк булырга омтылганда барлык тырышлыгымны куйдым. Әлбәттә, көндәшләр барысы да көчле, техник яктан алга киткән.

Безнең командадан җиңү яулаучылар: Тимур Зиннәтуллин – 1 урын, Георгий Дарахвелидзе - 2 урын, Данил Сойманов һәм Никита Паршуковлар 3 урын алдылар. Барыбызны да беренчелеккә Әбделхак Миннебаев әзерләде. Шулай ук спонсор булган өлкә татар Конгрессына чиксез рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, - дип сөйләде Альберт үзе.

Аның көрәш һәм грек-рим көрәше буенча өлкә чемпионатында алган Мактау грамоталары бу һәм алдагы җиңүләренә әзерлек булып тора. Үҗәтлек, тырышлык таләп иткән спорт яшьләрнең характерларын ныгытып кына калмыйчан, алдагы тормышка, сынауларны киртәләрсез үтәргә дә әзерли. 

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836