#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бала күңеленә яхшылык салучылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Укытучы… Кем соң ул?  Безнең  уебызча, укытучы - ул балаларга аң бирүче, тәрбияче, киңәшче. Укытучы, беренче чиратта, ул - бала күңеленә  яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы.

Без быел унберенче сыйныфта укыйбыз,  инде берничә айдан мәктәпне дә тәмамлыйбыз. Алда имтиханнар бирәсе бар, кая укырга керербез, дип тә  уйланабыз…

Бүген без әдәбият дәресендә  Ш.Галиевның  «Кыңгыраулы мәктәп еллары» дигән шигырен укыганда, укытучы апалар, абыйлар күз алдыбызга килделәр һәм инде апа мәктәп елларыбыз турында инша кирәклеген хәбәр иткәч, без  укытучылар турында язарга булдык.

Беренче укытучыбыз - Эльвира Илшат кызы Халикова - безне, нәни, берни белмәгән балаларны, укырга, язарга, санарга, караны актан аерырга өйрәтте. Ул бит безгә икенче әни урнында булды. Без борчылсак юатты, без шатлансак – елмайды… Ул  безнең өчен бер Алиһә кебек иде.

Ә инде 5 сыйныфтан апалар, абыйлар безгә  төрле фәннәрдән белем бирделәр. 5-7 сыйныфларда класс җитәкчебез Татьяна Владимир кызы Галейдина безнең белән төрле чаралар, конкурслар үткәрде. Аннары 8дән алып бүгенге көнгә кадәр  безнең белән булган Зөлфия Мөхәммәт кызы Калгаманова һәрвакыт күңелебезне аңлап, безгә  ярдәм кулын сузып, безне канатландырып, әйдәләп  тора.

Ул үзе шулкадәр нык, таләпчән, дәртле, иҗади, бик тә зирәк, бала җанлы кеше булуы белән безгә бер үрнәк. Ул һәрвакыт безгә ышана, шуның  өчен дә аның ышанычларын акларга тырыштык  һәм дә алда да тырышырбыз.

Бөтен укытучы апаларга, абыйларга зур рәхмәтебезне  белдерәбез. Аларга саулык, бәхет, уңышлар, яхшы,  тәртипле укучылар телибез. Кайвакыт уйламыйча эшләгән шаянлыклар өчен гафу үтенәбез. Без аларны бик тә яратабыз!

11 сыйныф укучылары, Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836