#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Берсен солдатка озаттылар, икенчесен каршыладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

48-9Бу көннәрдә Ялутор районының Бумаер авылында тормыш гөрли генә. 12 ноябрь көнне авылның Т. Ишмөхәммәтов урамындагы 20 нче йортка: «Мин - Рузил Рафик улы Галеев Россия Армиясе сафларына 13.11.2021 елда чакырылдым”, - дип язылган таблица урнаштырылды. Аны булачак солдат үзе беркетте. Армиягә тантаналы озату чарасын оештырган Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре кулына чүкеч белән кадак китереп тоттыргач, балачактан хезмәт белән тәрбияләнгән егет бер дә югалып калмады, чүкечне кулында нык тотты.

Озатырга килгән авылдашлары, кунаклар теләктәшлек белдереп кул чабып рухландырып тордылар. Традиция буенча башта авыл аксакаллары дога укып, изге теләкләрен юлладылар. Аннары Ватанны саклаучыга котлау сүзләре белән туганнары, якыннары мөрәҗәгать иттеләр. Күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев Ялутор районы администрациясенең мәдәният, мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге башлыгы Ирина Первухинаның шәхсән булачак солдатка адресланган истәлекле бүләген тапшырды. Чара себер татарларының буыннан-буынга күчеп килгән халык йолалары, бүләкләр тапшыру, мәзәк наказлар, солдат такмаклары һәм викториналары, бәйгеләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Ә менә 17 ноябрь көнне бу авылда Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Рушан Бакировны уңышлы хезмәт итеп, исән-сау туган йортына кайтуы белән котладылар. Бу турыда безгә Ильяс Бакиев: “Рушан Данил улы Свердловск өлкәсенең Каменск-Уральск шәһәрендә хәрби-космик көчләрдә хезмәт итте. 48-10Егетебез армиядә расписание буенча яшәргә, боерыкларны төгәл үтәргә, хәрби эшкә, техника белән эшләргә өйрәнгән, иң мөһиме - бер ел хезмәт итү дәверендә ул спорт белән шөгыльләнеп, физик яктан чыдамлыгын, көчен арттырган, җитдиләнгән, бер сүз белән әйткәндә, чын ир-егет булып җитешкән”, - дип сөйләде. Солдат белән күрешергә килгән авыл җирлеге башлыгы Илгиз Хәйруллин Рушанны уңышлы хезмәт итеп кайтуы белән котлады, сәламәтлек, бәхетле тормыш юлы теләде һәм Ялутор районы хакимиятенең мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлегеннән истәлекле бүләк тапшырды.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836