#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Файдалы һәм истәлекле очрашулар

последние и лучшие новости искусства в мире

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге оештыруында Казан шәһәрендә 9-15 декабрь көннәрендә Россия төбәкләреннән килгән актив егет-кызлар «Максат» лидерлар һәм «Заман» татар блогинг мәктәпләрендә бер атналык курслар үттеләр.

Әлеге чарада өлкәбездән “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов та катнашты. Укулар турында Фәрид Зәки улының үзеннән сораштык:

- Казан шәһәрендә үткән укуларда Төмән өлкәсеннән 10 кеше булды, иң зур делегация безнеке иде. «Яшь буын» оешмасыннан 4 делегат бардык: Айдар һәм Рәшид Калиннар, Айдар Ниязов һәм мин.

Айдар Ниязов һәм Айдар Калин беренче тапкыр блогинг мәктәбендә белем үзләштерделәр. Безнең делегациядә блогинг белән шөгыльләнүчеләр юк иде, Рәшид һәм мин «Максат» лидерлар мәктәбенең мастер-классларында катнаштык.

“Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасында блог булдыру хыялыбыз бар. Күп кенә Татарстандагы татар блогерлары белән очрашулар булды: алар арасында яшь артистлар, журналистлар һәм интернет челтәре буенча язылучыларын арттыру өчен кызык видеосюжетлар төшереп күтәрелүчеләр дә бар иде. Яшьләр лидерлары үзара эш тәртипләре белән уртаклашып, максатлары, кызыксынулары белән таныштырдылар. Мин үзебезнең планнар, башкарган эшләр турында сөйләдем.

Үткән ел актив башланды безнең. Ел башыннан татар моңына сусаган ерактагы авылларда яшәүчеләребезгә оешманың – 20, өлкә татар “Яңарыш” газетасының 30 еллыгы уңаеннан концертлар куйдык. Ялутор шәһәрендә, Тубыл районының Күкрәнде һәм Ләчек, аннары Вагай районының Усак, Тугыз, Казанлы, Аксурка, Карагай, Тубыл районының Нешшә, Вәчир, Ләңче, Яркәү районының Бурбар, Яңа Кәешкүл, Тархан, Карбан, Ваңгы авылларында чыгыш ясадык.

2020 елның апрель аенда «Ике шагыйрь - ике йолдыз» исемле даһиларыбыз Г.Тукай һәм М.Җәлилгә багышланган онлайн уку бәйгесен үткәрдек. Анда 40тан артык укучы катнашты, Вагай районының Казанлы һәм Олы күл авыллары укучылары һәм халык өчен (100 якын кеше) “Татарча диктант” акциясен оештырган идек, шулай ук китапханәләргә Бөтендөнья татар Конгрессы һәм аның өлкәдәге вәкиллеге булышлыгы белән 700дән артык яңа татар китапларын бүләк иттек.

Ел ахырында Төмән өлкәсе буйлап балаларга «Бәрәкәт» хәйрия фонды һәм Бөтендөнья татар Конгрессының өлкәдәге вәкиллеге матди ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр таратып чыктык.

Казан, Екатеринбург, Омск шәһәрләренә барып яшьләр белән төбәкләр һәм өлкәләр арасында дуслык эшен ныгыту, бергәләп чаралар оештыру буенча, оешма эшчәнлеге турында сүз алып бардык һәм яшьләр белән танышу үтте.

Төмәндә дә блогинг турында уйланырга, оешма эшенә ярдәме турында җыелып сөйләшергә кирәк булыр.

5-4Курслар барышында “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы эшчәнлеге белән танышу, экскурсия үткәрелә. Соңгы көндә курслар үткәнлеккә махсус сертификатлар таратыла. Әле якташыбыз Гөлнур Зиннәтуллинага Әстерхан егете Данил мәхәббәтен аңлатып, кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясый. Алар беренче тапкыр “Идел” яшьләр үзәгендә узган милли чараларның берсендә танышканнар икән.

Әлеге чара шундый истәлекле күренеш, файдалы очрашулар, онытылмаслык тәэсирләр белән тәмамлана. Яшьләр көч, дәрт алып, белем сандыкларын “тутырып” туган якларына юл алалар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836