#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Исеме үк аның моңлы, ягымлы

последние и лучшие новости искусства в мире

8-12«Яшьлек сәхифәсе»нең бүгенге кунагы Милена Муллашева белән күпләр таныш инде. Чөнки ул балачактан район, шәһәр, өлкә конкурсларында катнашып, үзенең җанатарларын булдырып өлгергән. Соңгы елларда коронавирус пандемиясе сәбәпле, спорт, тамаша һәм күңел ачу чаралары уздыру тыелып торды. Шул чорда онлайн форматта уздырылган бәйге-фестиваль сәхнәләрендә Миленаның күренмәгәне һич тә әлеге тыюларга бәйле булмаган. 2019 нчы елда Милена Төмән районы, Индрәй урта мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, музыка буенча белемен күтәрү максаты белән, Казан шәһәренә укырга киткән.

Быел ул И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең халык җырларын ялгыз башкару бүлегенең 4 нче курсы студенты. Декабрь аенда Төмән шәһәренең «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараенда эшләп килүче «Бәйрәм» ансамбле үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп, бик матур концерт оештырды. Бәйрәмдә 11 яшеннән ансамбльдә җырлаган Милена да катнашты. Ягымлы, лирик тавышка ия булган җырчы кыз татар классик композиторларыбызның әсәрләрен, татар халык җырларын югары профессиональ дәрәҗәдә башкарып, тамашачыларны шаккатырды. Милена үзе белән таныштырып:

- Мин Индрәй авылында, 2003 нче елда тудым. Гаиләбез мин бик яраткан 5 кешедән тора. Әнием – Гөлнара Рушан кызы, әбием белән бабаем – Наҗия, Рушан Вәлитовлар, Лилия апам һәм мин. Балачагымнан җырларга, биергә яратканга, әнием музыка мәктәбенә укырга бирде. Мәктәптә җыр, бию түгәрәкләренә йөрдем. Хәзерге көндә фортепиано һәм курайда уйныйм. Үзлектән шаффл биергә өйрәнәм, әкренләп хәрәкәтләрне катлауландыра барам. Гаиләдә туган телдә аралашканга, мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыганга күрә, Казан музыка көллиятендә уку җиңел бирелә. Моның өчен мин якыннарыма һәм укытучым Рузилә Исмәгыйловага рәхмәтлемен», - дип сөйләде.

Милена иҗади үсешенә ярдәм иткән, тавышын тәртипкә салучы, үстерүче «Бәйрәм» ансамбле җитәкчесе Гөлнара Кәримова һәм вокал буенча хәзерге укытучысы Клара Хәкимовага да олы хөрмәтен белдерде.

Ә ни өчен Төмән сәнгать училищесына түгел, ә Татарстан Республикасының Казан шәһәренә укырга баруын ул:

- Мин үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихыбызны тирәнтен өйрәнер, татар музыкасы турында күбрәк белер һәм туган телебездә иркен сөйләшергә өйрәнер өчен Казанга укырга киттем. Үзенчәлекле, милли колоритлы архитектурасы белән Казан шәһәре мине үзенә мәңгегә гашыйк итте. Мине татарларның классик музыкасы югала, онытыла баруы бик тә борчый. Мәсәлән, татар халкы турында сүз барганда, күпләр, беренче чиратта, милли ризыгыбыз – чәк-чәк һәм түбәтәйне күз алдына китерәләр. Ә бит татар халкының гаҗәеп матур әсәрләр иҗат иткән бөек композиторлары, җырчылары, рәссамнары, язучылары, шагыйрьләре барын да онытмаска кирәк. Мин киләсе буынга татар музыкасы турындагы белемнәремне җиткерәсем, аларда халкыма мәхәббәт, хөрмәт тәрбиялисем килә, - дип аңлата. Шуңа күрә Милена бик тырышып укый, буш вакытларында театрга йөри, китап күп укый, фортепианода яңа әсәрләр өйрәнә. Аның репертуарында татар халык җырлары, опералардан арияләр, романслардан башка рус, инглиз, итальян композиторларының әсәрләре дә урын ала.

Миленага якты киләчәк, уңышлар, яңа казанышлар телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836