#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иҗади концерт уңышлы үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

4-12Күңелле Яңа ел бәйрәмнәренең, балаларның яратып көтеп алган кышкы каникулларының дәвамы булып, 15 нче январь көне Индрәй авылы клубында бию түгәрәге җитәкчесе Алсу Юскаеваның отчетлы иҗади кичәсе булып үтте. Талантлы хореограф 4 ел буена балалар бакчасына йөрүче нәниләрдән алып олы сыйныфлар кызлары катнашы белән һәр бәйрәмгә чыгышлар әзерләп торды. Үәренең осталыклары белән яшь артистлар тиз арада авыл халкының күңелләрен яуладылар.

Район, өлкә күләмендә үткәрелгән бәйге-чараларда катнашып призлы урыннарга да лаек булдылар. Концерт барышында “Домисолька”, “Бәхет”, “Айсылу”, “Елмаю”, “Индрәй йолдызчыклары”, “Экспромт” бию төркемнәре оста итеп татар, башкорт, рус, һинд биюләрен башкардылар. Тынычлыкка (“Аллилуя”), гаилә бәхетенә (“Әни”), ваемсыз балачакка (“Винни Пух белән умарталар”) багышланган тематик бию номерларын тамашачылар шулай ук яратып, алкышлар белән кабул иттеләр. Бию номерларына үзенчәлекле ямь өстәп матур бизәлгән концерт костюмнары аерым әһәмияткә лаек иде. Шундый матурлыкны Алсу Фәннур кызы коллективына ничә ел дәвамында инде оста куллы Гөлнур Булатова булдырып торды. Иҗади кичәне тагын да тулыландырып, ямьләндереп Илгиз Ихсанов оештырган “Яшь гармун”чылар төркеме чыгыш ясады. Татар, рус көйләрен оста итеп башкарган балалар шулай ук күптән тамашачыларның мәхәббәтен яулаганнар инде. Шыгрым тулы залда күңелле генә барган концерт ахырында авыл хакимият башлыгы Раил Хөснуллин Алсу Фәннур кызына һәм бию төркеменең яшь артистларына җылы сүзләр әйтеп, Рәхмәт хатлары тапшырды. Сәләтле балаларыбыз үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны шатландырып кына торсыннар иде, ә аларның җитәкчеләренең иҗади планнары тормышка ашып, илһам чишмәләренең суы саекмасын иде дигән теләкләрдә калабыз.

Зәкия СӘИТОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836