Материалы

Кышкы тәгәрмәчкә кайчан күчәргә?

последние и лучшие новости искусства в мире

* Кайбер белгечләр өр-яңа кышкы тә­гәр­мәч­ләр белән суык көннәр башланганчы ук йөрергә киңәш итә. Беренче тап­кыр салкын көнне чыксаң, шипларның коелу куркынычы зур икән.

* Ә иске тәгәрмәч куючыларга андагы шипларга игътибар итәргә кирәк: аз калган булса, андый тәгәрмәчтән файда юк. Йә яңасын алырга, йә шиплар өстәтергә (мондый хезмәт бар) ки­рәк. 1 тәгәрмәчтә ким дигәндә 96 шип бу­лырга тиеш.

* Белгечләр әйтүенчә, тәҗрибәсез йөр­­түчеләргә кыш җиткәнен көтмичә кышкы тәгәрмәчкә күчәргә кирәк. Чөн­ки тайгак юлда өйрәнчекнең идарәне югалтуы мөмкин. Әмма тәҗри­­бә­ле­ләр­­гә дә, “йөри беләм” дип уйлап, 0 градус­тан тү­бән температурада җәйге тәгәрмәч­кә ышанып юлга чыгарга ки­ңәш ителми.

* Кайбер экспертлар кышкы тәгәр­мәч­кә һава температурасының уртача күр­сәткече +6-8 градус чакта ук күчәргә киңәш итә. Һава аннан да салкын булса, җәй­ге тәгәрмәч ката һәм тормозга баскач, ма­шинаны җылы көннәрдә­гечә тиз туктатып булмаска мөмкин.

Россиядә “Nokian”, “Yokohama”, “Bridge­stone”, “Michelin”, “Кама”, “Conti­nental”, “Pirelli”, “Goodyear” кышкы шинна­ры иң популярлары.

«Ирек мәйданы».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума