#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әнием белән горурланам

последние и лучшие новости искусства в мире

13-4Минем әнием Зөлхәйдә Сәйдуллина кышкы бураннар дулаган мәлне, өченче бала булып дөньяга килә. Нина нәнәм ахшам балага авырый башлагач, авылның икенче очында яшәгән Ратифә әбине чакырырга үзе бара. Кечкенә генә буйлы, йомшак куллы  Ратифә әби авылда иң хөрмәтле карчык дип саналган, чөнки ул шул авылда туган барлык бәбиләрнең “колак картнәсе” булган.

- Буранда йөргәле чагылам (авыр), - дигән әби, - иртәгәчә түзәр чамаң булса, иртә барам, ә бүген беркая да кузгалыр хәлем юк.

- Алайса, - дигән минем нәнәм, - мин синең өеңдә табам.

Шуннан куркып микән, әллә йөкле хатынны жәлләп микән, Ратифә әби киенеп, ләмтәле шәмен (керосин лампасы) кулына тотып, гәпләнә-сөйләнә нәнәмне ияртеп тышка чыккан. Иртә белән әбием уянса, кичә тапкан бәбие янында юк икән. Ратифә әби дә рәхәтләнеп йоклый. Фуфайкага урап салган кызының фуфайканың җиңендә кысылып торганлыгын күреп таң кала. “Туып та өлгермәгән, концерт күрсәтә дә башладыңма”, - диеп кызын кулына ала. Озакламый Тугыздан тәтәм белән картнәнәм дә кайтып җитәләр.

“Зөһрә”, диеп матур исем кушам кызыма, дигән тәтәм исем кушарга килгән муллага. Хөсәен мулла тәтәмә якын туган  булган. “Зөһрә-Мөһрә” дип исем кушмаем, Зөлхәйдә айда туды, Зөлхәйдә булаты”, дигән дә, әниемнең колагына үзе тапкан исемен кычкырып, дога-фатихасын биреп, юлын дәвам иткән.

Минем әнием күпкырлы, һәрьяктан та өлгер, хәзер ул мәдәният үзәгендә мәдәни оештыручы (культорганизатор) булып эшли. Әнием һәркем белән аралашып яши, аның һәрвакыт кесә дәфтәре һәм ручкасы үзе белән. Сөйләшкәндә ишеткән әйтем-мәкальләрне  шунда ук язып бара. Ул бик күп табышмаклар, ырымнар, әфсен-төфсеннәр җыеп алды. Әни эшен бик яратып эшли, җыр-бию яратучы апалар белән күңелле концертлар оештыралар.

Нина апам белән без гел “5”кә укыдык. Әниебез безнең беренче укытучыбыз да, сердәшебез дә,  ярдәмчебез дә булды. Мин дүрт яшемнән укып, биш яшемнән язарга өйрәндем. Әни, мең яшә! Мин сине яратам! Мин синең белән горурланам!

Нурия СӘЙДУЛЛИНА, Вагай районы, Тугыз авылы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836