#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Робот техникасы олимпиадасының сайлап алу этабы тәмамланды

последние и лучшие новости искусства в мире

22-12Май аенда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының регионара этабы тәмамланды. Ул Төмән өлкәсендә робототехника һәм прототиплаштыруны үстерү буенча төбәк ресурс үзәге җитәкчелегендә оештырылды. Олимпиадада Төмән, Ялутор, Казанское районы, Ханты-Манси автоном округыннан 70 яшь инженер катнашты. Бәйге берничә юнәлеш буенча узды: WeDo - иҗади һәм төп категорияләр, WRO – төп категория, катнашучылар яшьләренә карап 3 төркемгә бүленде.

2021 ел сезонының «Энергоботлар - энергетиканың киләчәге» тематикасын сайлап алу яңартыла торган чыганаклардан чиста энергия куллану буенча яңа юллар эзләү белән бәйле. Олимпиадада барлык сораулар да кеше тарафыннан энергияне саклау һәм нәтиҗәле куллану темасына багышланган иде. Төмән шәһәренең 65 нче мәктәбенең информатика укытучысы һәм команда тренеры Азалия Каричева әйтүенчә, олимпиада балаларга үзләренең көчләрен сынап карарга, техник һәм тактик осталыкларын арттыру өчен бик яхшы мөмкинлек бирә. Ул: “Бәйгедә катнашыр өчен әзерлек эшләре күптән бара. Балалар “Ребячья республика” лагерында узган слетка бардылар. Анда алар үзләренең белемнәрен камилләштерделәр, максатчан әзерләнделәр һәм робототехника олимпиадасы биремнәре спецификасын өйрәнделәр. Апрель ахырында безнең мәктәптә “Робомир” шәһәр бәйгесе узды. Биредә без дә кече яшьтәге балалар төркеме белән катнашып, хаталарыбыз өстендә эшләдек, ялгышларыбызны төзәттек, бәйге регламенты буенча роботның яңа проектын булдырдык”, - дип үзенең тәҗрибәсе белән бүлеште.

WeDo категориядә командалар “Урман янгыннары белән көрәш” дигән темага проектлар тәкъдим иттеләр. Катнашучыларга урман янгыннарына каршы көрәшә алган һәм кешеләрне имин районнарга эвакуацияләргә осталыгы булган робот булдырырга кирәк иде. Ул робот янган агачлар урынына яңаларны утыртырга да тиеш булды әле.

Олимпиада ахырында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйгенең лидерлары дип өлкәнең 9 иң яхшы командасы билгеләнде. Алар – “RoboCraft” клубы командалары, физика-математика мәктәбе, Ялутор шәһәренең 4 нче мәктәбе һәм Төмән шәһәренең 65 нче, 15 нче мәктәпләре командалары. Хәзер инде үзебезнең җыелма командага 24-26 нчы июньдә Красноярск шәһәрендә узачак «WRO2021» милли этабында өлкәбезне лаеклы тәкъдим итүләрен телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836