Май 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
17 нче май көнне Төмән шәһәре мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел, гамәлдәге югары әзерлек режимына бәйле рәвештә, тантаналы линейкалар урамда үткәрелде. Әйтергә кирәк, бу көнне һава торышы сынатмады. Май аендагы җәйге эсселек, шау чәчәккә күмелгән алма, шомырт, сирень агачлары бәйрәмгә әкияти ямь өстәделәр. Төмәннең башка мәктәпләрендәге кебек, 31 нче мәктәптә әти-әниләр рөхсәт ителгән дистанциядә генә катнашты.
Укучыларны директор, сыйныф җитәкчеләре, беренче укытучылары котлады. Алар балаларга бәхетле юл, уңышлар һәм һөнәрне дөрес сайлауларын теләделәр. Гадәттәгечә, укучылар үзләре дә укытучыларга, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Алда аларны имтиханнар һәм чыгарылыш кичәсе көтә. Быел өлкәдә 17 мең 9 нчы сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханнарын 24 майдан тапшыра башлады, ә 10 меңнән артык 11 нче сыйныф укучысы өчен БДИ 31 майда башлана.
Рәүфә КАНГАЗИНА