#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар егете исемен йөртергә лаек ул

последние и лучшие новости искусства в мире

13-6Илнар Колмәмәтов – Тубыл сәнгать һәм мәдәният көллиятендә тавыш операторлары бүлегенең 4нче курсында гел “5”ле билгеләренә генә укый. Төрле бәйге-чараларда актив катнаша, информатика фәне буенча ел саен үтә торган олимпиада да 1 урынны берәүгә дә бирми. Аның тормыштагы девизы да – “Яткан таш астыннан су үтми”. Шуңа ул гел хәрәкәттә – эшли, эзләнә, иҗат итә. “Татар егете–2017” өлкә бәйгесендә катнашырга теләк белдерүе дә очраклы түгел. Аның максаты – татар яшьләре белән тыгыз аралашып, күренекле шәхесләребез белән танышу, телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне тирәнтен өйрәнү, үзенең сәләтен күрсәтеп, яңа дуслар табу икән.

Илнар Тубыл районы, Санникова авылында милли җанлы, татар мәдәниятенә гашыйк, тырыш, эшчән гаиләдә дөньяга килә. Балачактан бик кызыксынучан, актив булып үсә. Мәктәптә дә “5”ле билгеләренә генә укып, рус һәм татар телендә уздырылган шигърият бәйгеләрендә, “Язгы гөрләвекләр” район, “Таң йолдызы” өлкә балалар, “Искер җыен” бөтенроссия фестивальләрендә катнашып югары урыннар яулый. Кыскасы, районда Илнар күпләргә таныш. Чөнки Колмәмәтовлар гаиләсе бәйге-фестивальләрдә генә түгел, хәйрия концертларында да һәрвакыт беренче рәттә. Аларның тагын сокланырлык ягы – өйдә бары тик туган телдә генә сөйләшәләр. Шуңа Илнар, сеңлесе Зилия һәм кечкенә Алмаз да туган телнең кадерен белеп, мөһимлеген аңлап һәм хезмәттә чыныгып үсәләр. Илнар буш вакытында төрле музыка уен коралларында уйнарга ярата, үзе көйләр яза, матур җырлый да әле. Тагын егетебезнең яраткан шөгыле – ул компьютер технологияләрен оста кулланып интернет сайтларга дизайн, фотосурәтләргә монтаж ясый. Илнар себер татар егете булуы белән бар күңеленнән горурлана. Киләчәктә үзе кебек тыйнак, сабыр холыклы, зурларга хөрмәт белән караучы саф татар кызы белән тормыш корып, әти-әнисе биргән тәрбияне балаларына тапшыру турында хыяллана. Илнарга алдагы авыр сынауны лаек үтәр өчен уңышлар телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836