#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тырышлыгы бушка түгел

последние и лучшие новости искусства в мире

8-11Тубыл шәһәрендә сәләтле яшьләр күп. Аларның арасында җырчылар, биючеләр, мәктәптә яхшы билгеләргә укучылар, Россия күләмендә узган төрле бәйге-олимпидаларда җиңүчеләре дә бар.

Тубыл шәһәренең 17 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Әпсәләмова сәләтле җырчы. Ул себер-татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Йолдызлар» ансамбленең танылган яшь җырчысы.

Төрле иҗат бәйгеләрдә катнашып күп мәртәбә җиңү дипломнары белән бүләкләнгән. Мәктәптә Ләйсән Россия күләмендә узган олимпиадаларда югары уңышларга ирешә, җиңүләр яулый. Күптән түгел шәһәр башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән укучы уңышлары белән уртаклашты:

- 9 нчы сыйныфны «5»ле билгеләренә генә тәмамладым. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен үзеңә максат куярга, ул максатка омтылырга, тырыш булырга кирәк. Бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, белемеңне тикшереп, җиңү яулаулар үз-үзеңә ышаныч бирә. Олимпиадаларда катнашып зур уңышларга ирешсәң, мәктәпне тәмамлап илебезнең теләсә кайсы югары уку йортына укырга керергә мөмкинлек тә бар. Тырыш укучылар ил күләм танылган «Артек»та, я башка ял итү лагерьларына баралар, - дип сөйләде.

Ләйсән Туапседагы балаларны файдалы ял иттерү лагерында булган вакытында «Инженерлык каникуллары» тематик сменада булып, төрле юнәлешләр буенча проектлар яклый. Ул 3D модельләштерү, архитектура, бизнес юнәлеше буенча идарә итәргә өйрәнә. Алар монда милли тикшеренү технология университеты (МИСИС) олимпиадаларында катнашалар. Укуга, белемле булырга аңлы караш тәрбияләүдә Ләйсәннең әти-әнисе дөрес тәрбия бирергә тырышалар. Кече вакытларыннан ике кызлары да себер-татар мәдәният үзәге каршында оештырылган вокал ансамбльдә җырлыйлар. Ләйсәннең әнисе Динара Нәркис кызы: «Кызым башта шәһәр күләмендә, аннары өлкә бәйгеләрендә, олимпиадаларда катнаша башлады. Җиңү яулаганы саен без аны махсус бәйрәмчә котлыйбыз, шатланабыз. Россия күләмендә узган чараларны да калдырмыйбыз, максатларын хуплыйбыз. Ике кызым да иҗади кешеләр, алар матур җырлыйлар. Башлангыч сыйныфларда укыганнарында аларның өй эшләрен үзем тикшерә идем. Хәзер үзләре башкаралар. Ләйсән 9 нчы сыйныфны кызыл аттестат белән тәмамлады. Иң мөһиме - укучы укырга яратырга, аның яраткан фәне булырга тиеш. Укырга теләге булган, белемгә омтылган укучы уңышларга ирешә ала. Ләйсән Төмән өлкәсендә, Татарстанның татар телен камилләштерүгә юнәлдерелгән «Гөлстан» лагеренда, Туапседа, «Орленок» лагерьларында файдалы ял итте. Киләчәге хәерле булсын», – дип сөйләде.

Вакытын бушка уздырмаган, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән дә кызыксынган, укуында уңышларга ирешкән тырыш кыз Ләйсәннең уңышлары алда булсын.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836