Февраль 2023 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
- Әти! Парктан соң без синең белән кибеткә барабызмы? – дип сораган малай әтисеннән.
- Әлбәттә, барабыз, улым, - дигән әтисе, аның башыннан сыйпап.
- Ә туңдырма сатып алырсыңмы соң миңа? – дип кызыксынган малай.
- Башта без синең белән иң мөһимен сатып алырбыз, аннары гына, - дигән әтисе.
- Ә бездә иң мөһиме нәрсә ул? – дигән улы гаҗәпләнеп.
- Иң мөһиме - әниеңне сөендерү! - дигән әтисе.
- Юк, иң мөһиме бездә мин бит! Мин бит кечкенә…
Шул сүзләрдән соң әтисе улының күзләренә туры карап:
- Улым, тыңлап тор әле. Иртән син йокыдан уянып, өстәл артына утыруга, өстәлдә ризык әзер һәм тәмле ис бөтен бүлмәгә таралган буламы? - дип сорый. – Балалар бакчасына барганда - киемең чиста, кич белән кайткач - өебездә тәртип урнашкан буламы? Йокларга яткач, әниең сиңа кызыклы әкиятләр сөйлиме? Менә шул, улым: без синең белән ир-атлар һәм безнең төп бурыч – яраткан “кыз”ыбызны якларга һәм сөендерергә тиешбез. Ә безнең гаиләдә шул “кыз” – ул әниең була! – дигән.
Бала озак тынып торган да, әтисеннән:
- Ә ничек соң безгә шундый яхшы кызны сөендерергә соң? – дип сораган.
Әтисе елмаеп, улының кулыннан тотып:
- Әйдә, үзеңнең сөйгәнеңне ничек сөендерергә кирәклеген хәзер күрсәтәм – дип, аны туры чәчәк кибетенә алып киткән.
Интернеттан
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе)