Май 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Мәчеттә бер яшь егет мулла янына килеп:
- Мин бүтән мәчеткә килмим! – дип әйтә.
- Ни өчен? – дип сорый мулла аптырап.
- Чөнки сез вәгазь сөйләгән вакытта янымда утыручылар үзара сөйләшеп, кешеләрне тикшереп утырдылар. Кайберәүләр күзләрен телефоннарыннан алалмадылар. Бу әле мин күргәннәремнең берничәсен генә сезгә әйтүем, - дип әйтә егет.
Мулла бераз уйлап тора да:
- Ярый, тик киткәнче миңа шуны гына эшләп күрсәт әле: су белән тулы стаканны тотып, идәнгә бер тамчы да су түкмичә, өч тапкыр мәчетне әйләнеп чык. Шуннан соң китәргә теләсәң - китәрсең, тотмам, -- дип әйтә.
Әлеге егет: “Бу - бик җиңел!” - дип, кулына стаканны алып 3 тапкыр мәчетне әйләнеп чыга да, кабат мулла янына килә.
Мулла аннан:
- Су белән барганда әлеге абыйның башка абый турында начар сөйләгәнен күрдеңме, ишеттеңме? – дип сорый.
– Юк, - дип әйтә әлеге кеше.
– Кемнеңдер үз телефонына карап утырганын күрдеңме?
– Юк.
- Ә беләсеңме, ни өчен?
– Юк.
– Чөнки суны түкмәс, чәчрәтмәс өчен синең бар игътибарың бер стаканга юнәлтелгән иде. Безнең тормыш белән дә шул ук хәл. Әгәр бөтен игътибарыбыз Ходай Тәгаләгә юнәлтелгән икән - башка кешеләрнең хатасын күрергә безнең вакыт юк! – дигән.
“Интернеттан”
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).