#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яктылык таратучы Елена

последние и лучшие новости искусства в мире

13-7Бу елның язы да җитте. Яз белән бергә умырзаялар күтәрелә, татар кызларыбыз да унынчы тапкыр “Себер йолдызы” бәйгесендә җиңү яуларга әзерләнәләр. Ә ел саен кастингка килгән дистәләгән нәфис, сәләтле зат арасыннан иң лаеклыларын финалга сайлап аласы авырлаша. Бу еллар эчендә бәйгедә 800ләгән кеше катнашты. Аның даны ерак төбәкләргә таралды.

Элегрәк елларда үзе турында алдан ятланган текстны да әйбәт итеп сөйли алмаган туташларыбызны татар телен яхшы белгән, иҗади уңышлар яулаган гүзәлләр алыштыра.

Шуларның берсе – Шадринск дәүләт педуниверситеты студенты Елена Вәлиева белән азрак таныш инде газетабызның даими укучылары. Ул Ялутор районының Сәел авылында оешкан “Сәел кызлары” ансамбле әгъзасы гына булып калмыйчан, үзе мөнәҗәт башкарып, өлкәдә беренче урын яулап, Россия күләмендәге “Түгәрәк уен” фольклор фестиваленә бару бәхетенә ирешкән кыз. Кечкенәдән үк җырларга яратуның күркәм нәтиҗәсе бу. “Җыр миңа көч бирә, туган якларымны, халкымны искә төшерә”, - ди үзе.

Тату, мәхәббәт тулы гаиләдә үскән Елена мәктәптә үткән чараларда да актив катнаша, мәктәп Республикасының президенты итеп сайлыйлар аны. Төрле бәйгеләр, олимпиадалар, конференцияләр – берсе дә Еленасыз үтмиләр. Күркәм нәтиҗәләр дә сөендерә. Укытучы булган әнисеннән күчкән аңа бу хезмәткә мәхәббәт һәм башлангыч класслар укытучысы белгечлеген үзләштерергә планлаштырган, кечкенә балаларның логикасы ошавын белдерә.

Бәйгегә халкының традицияләрен тирәнтенрәк белү белән бергә, тагын да яңа үрләргә менү, үзендә яңа сыйфатларны ачу өчен килә ул. Еленаның тормыш девизы да: “Кичәгедән яхшырак булырга!”

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836