#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшь мөгаллимә

последние и лучшие новости искусства в мире

8-13Тубылның бай тарихлы 15нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә яшь укытучылар күп эшлиләр. Гөлнара Рафаил кызы Речапова үзе ук бу мәктәптә белем алып, Д.Менделеев исемендәге педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлый. Югары белем алган яшь белгечне беренче Овсянниково мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Гөлнара Рафаил кызының үзе укыган мәктәптә эшләргә теләге зур булгандыр, ике елдан соң ул туган мәктәбенә эшләргә кайта. ”Шәһәр мәктәбе яшь укытучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача. Монда безгә үрнәк булырдай остазларыбыз, безне укыткан укытучыларыбыз эшли. Алар һөнәри хезмәт юлымда якты маяк булып торалар.

Минем яраткан укытучыларым, изге һөнәр ияләре, инглиз телен укыткан Әлфия апа Гатауллина, класс җитәкчем Латифа апа Хисмәтуллина, башлангыч сыйныфларда безгә белем, тәрбия биргән Шамилә апа Мортазина бүген дә укучыларга белем биреп, игелеккә өйрәтәләр. Алар минем дә киңәшчеләрем, ярдәмчеләрем. Бу мәктәп күңелемә якын, чөнки биредә әнием - Лариса Шәүкәт кызы, әтием - Рафаил Моталип улы да укыганнар. Хәзер әтием аэропортта бортмеханик булып эшли, әнием шәһәрнең 3нче хастаханәсендә хезмәт итә. Аларның да матур истәлекләре, яшүсмер еллары бу мәктәп, сыйныфташлары, дуслары белән бәйле”, - дип сөйләде. Гөлнара Рафаил кызы башлангыч һәм 5нче, 7нче классларда инглиз телен укыта, үзе класс җитәкчесе дә әле. Укучыларын үз төбәгебезнең кабатланмас рухи байлыклары, күренекле шәхесләре, гореф-гадәт, йолалары белән таныштыра. Чит телне балалар аралашу аркылы өйрәнүне хуп күрәләр, бергәләп тәрҗемә итәргә өйрәнәләр. ”Телләр белгән - илләр гизгән”, диләр бит. Укучыларының кечкенә генә уңышларына да шатланган, аларны ихлас күңелдән яраткан яшь укытучыга сабырлык, сүнмәс яшьлек дәрте, тыңлаучан, аңлаучан укучылар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836