#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Үсеш ноктасы” проектын тормышка ашыруда уңышлар

последние и лучшие новости искусства в мире

Усак урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылды. Бу мәктәп Төмән өлкәсендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында «Заманча мәктәп» федераль проекты гамәлгә ашырыла торган 28 уку йортының берсе булды.

Проектның максаты - безнең мәгарифнең конкурентлылык сәләтен арттыру һәм гармонияле үсеш алган, социаль җаваплы шәхес тәрбияләү, укыту һәм тәрбиянең яңа методларын кертү өчен шартлар тудыру, «Технология», «Информатика», «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрен укыту ысулларын яңарту һәм камилләштерү.

Мәктәп - ул безнең балалар тормышын якты төсләр белән баетучы зур дөнья. Анда актив, шәхси-юнәлешле, аралашучан, иҗади, социомәдәни кеше булып үссен өчен һәр балага күп көч куярга кирәк.

Безнең мәктәптә 252 укучы белем ала. 69 хезмәткәр эшли, шуларның 36сы - педагог. Штат тупланган: психолог, укытучы-логопед, укытучы-дефектолог бар. Усак урта мәктәбенең ике филиалы (Агытбаш һәм Биек башлангыч мәктәпләре) һәм бер структур бүлекчәсе (мәктәп яны интернаты) бар. Агытбаш мәктәбендә - 8, ә Биектә 21 бала белем ала. Мәктәп яны интернатында күрше авыллардан 30 бала яши. Мәктәпләрдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кыска вакытлы төркемнәр эшли. Тәрбияләнүчеләрнең гомуми саны - 87 кеше.

2019 елның сентябрендә Усак мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылды. Җитәкчесе - Нәбиулла Маматуллин. Үзәкнең кабинетларында дәрестән тыш эшчәнлек буенча дәресләр уза: «Промышленность дизайны» (түгәрәкнең остазы Любовь Бәширова), «Кызыклы информатика» (Лениза Фәттахова), «Программалаштыру» (Нәбиулла Маматуллин), «Куркынычсызлык утравы» (Линда Сәгыйтуллина), «Шахмат» (Виктория Абушева), «Робототехника» (Заур Гилачев). Балалар үзәкнең барлык дәресләренә дә бик теләп йөриләр.

Кызганычка каршы, эпидемиологик хәл аркасында, безнең катлаулы заманда, үзәкнең эшенә дә төзәтмәләр кертергә туры килде, күбесендә дистанцион рәвештә эшләдек. Мәктәптә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылу һәм заманча җиһазлар бирү белән бергә, мәктәп эчендә дә, аннан читтә дә (видеокамералар, фотоаппарат һәм квадрокоптер (шул исәптән штативлар һәм микрофон) чараларны сыйфатлы һәм матур итеп төшерү проблемасын хәл итә алдык.

«Үсеш ноктасы» үзәге теләсә нинди мәктәп чараларында медиа ярдәм (фото һәм видеомонтаж) кулын суза. Виртуаль чынбарлык шлемы булган программалаштыру түгәрәкләрендә балалар ачык космоска, кешесез утрауга, тауларга күтәрелә ала, әле болар барысы да түгел.

Интеграцияләнгән дәресләр түгәрәкләр һәм уку дисциплиналары арасында уза. Әйтик, ОБЖ дәресләрендә укучылар виртуаль чынбарлык шлемы белән юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен, шикле предмет тапкандагы, янгын сигналында хәрәкәтләрне һәм башкаларны өйрәнә алалар. 2020 елда мәктәп үзәк дәресләре өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән өч программа алды.

Ерак булуыбызга карамастан, без төрле дәрәҗәдәге чараларда актив катнашабыз. 11 сыйныф укучысы Илнара Нигъмәтуллина җәмгыять белеме буенча олимпиадада беренче урынны, муниципаль дәрәҗәдә татар теле буенча өченче урынны алды. Шулай ук олимпиада призерлары булган кызлар да бар иде: Дарья Токарева (рус теле), Алена Азанова (рус теле), Эльвира Камалова (татар теле). Төбәк дәрәҗәсендә 10 сыйныф укучысы Мәдинә Алишева һәм 11 сыйныф укучысы Илнара Нигъмәтуллина татар әдәбиятыннан олимпиадада беренче урыннарны яуладылар. Алар исә төбәкара дәрәҗәдәге олимпиадада призерлар булдылар.

10 нчы сыйныф укучылары «Мәдәниятләр диалогы. Иң яхшы тәрҗемәче» конкурсында Алсу Әбушева - «Проза», Мәдинә Алишева «Поэзия» номинацияләрендә призер булдылар. Монда укытучыларның өлеше зур. Алар – тәҗрибәле педагоглар: туган тел һәм әдәбият укытучылары Рәзилә Мезралеева һәм Гөлнара Арипова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рушана Азисова.

Пандемия чорында безнең балалар һәм ата-аналар «Җиңү тәрәзәләре», «Блокадалы икмәк», «Россия тәрәзәләре», «Җиңү утлары», «Хәтер стенасы» һ.б. акцияләрдә актив катнаштылар. Өлкә «Төбәк символлары» проектлары конкурсында “Ветераннар өчен иң яхшы социаль проект” номинациясендә район буенча икенче урынны яуладылар. Мәгариф идарәсе сертификатлары белән бүләкләнделәр.

Аның кураторы - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рушана Марсель кызы. Гражданлык-патриотик юнәлештәге акцияләрдә һәм конкурсларда катнашкан өчен мәктәп музее Җиңү музее партнеры сертификаты алды.

Барлык укытучыларга да намуслы һәм иҗади педагогик эшчәнлекләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Сез безнең мәктәп, балаларыбызның матур киләчәге өчен вакытыгызны кызганмыйсыз. Сезгә, гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм авыр хезмәтегездә сабырлык телим.

Рената БӘШИРОВА,
Усак урта мәктәбе директоры, Вагай районы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836