#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җиңү яулаган Элина

последние и лучшие новости искусства в мире

18-7Тубылда 2021 нче ел дөньякүләм танылган картограф, географ, тарихчы Семен Ремезов елы дип игълан ителде. Март аенда күренекле шәхескә багышланган үзенчәлекле олимпиадада җиңү яулаган, 2 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгән Элина Мусабирова үзенең тәэсирләре турында сөйләде. Элина 15 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы. Бөтен фәннәрдән “5”ле билгеләренә укыган кыз олимпиадаларда, викториналарда катнаша.

Ул: ”Бәйгеләрдә, олимпиадаларда ай саен катнашам. Мәктәптә барлык фәннәрне яратсам да, физика, математика, химия белән күп кызыксынам, тирәнрәк өйрәнергә тырышам. Соңгы вакыт инглиз теле, биология, әдәбият буенча узган конкурсларда, олимпиадаларда катнаштым. Семен Ремезов буенча узган бәйгедә 16 катнашучы идек. Башлангыч мизгелен репетиция эшләгәннән соң, ярышның асылын аңлаттылар, аннары сораулар бирелде. Семен Ремезов биографиясе, фәнни эшләре буенча узган бәйгедә өч турны узган 16 укучы бишәр сорауга җавап бирделәр. Дөрес җавап бирүче дүрт укучы калгач, җаваплылык өстәлде. Безгә инглиз телендә дә сөйләшергә кирәк булды. Һәркайсыбызның чыгышларын видеооператор төшереп барды. Кызыклы сораулар күп булды. Тубылдагы рентереяны Семен Ремезов үзе ничек атаганын күпләр белмидер. Бу сорау олимпиадада иң кызыклысы булды.

“Ремезов” шәһәр интеллектуаль олимпиадасы финалы туры эфирдан күрсәтелде. Минем өчен викторинадагы сораулар бик катлаулы булмады. Соңыннан миннән дә интервью алдылар. Монда да яңа эмоциональ кичерешләр кичердем, дулкынландым. Мондый җитди ярышта мин беренчегә катнаштым”, - дип сөйләде Элина.

Олимпиадаларда җиңү өчен зур тырышлык, әзерлек, күп көч куйган, шат күңелле, ачык йөзле, алдына куйган максатларына омтылган Элинаның киләчәге өметле, якты булсын, хыяллары тормышка ашсын!

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836