#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сазлыклар, күлләр ягы турында

последние и лучшие новости искусства в мире

22-12Тубыл район китапханәсендә Сафиулла Хисәметдиновның “В краю озер и болот” китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Чараны тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских ачты. Бүгенге көндә туган яклары турында архивлардан мәгълүматлар җыеп, авыл кешеләре белән очрашып, өлкәбездә мөһим китаплар чыгаручылар булганы турында әйтеп, ул китап авторы белән таныштырып, аңа сүз бирде.

Сафиулла Хисәметдинов сазлыклар арасында урнашкан һәр татар авылының кызыклы, үзенчәлекле тарихы барлыгын, һәр авыл халкы тыгыз элемтәдә яшәүләре турында сөйләде.

Туган авылы Вәчиргә багышланган китапта авылының үткәне һәм бүгенгесе чагылдырылганын әйтеп узды. Китап дүрт бүлектән тора. Автор сазъяк авылларының этник, сазъяк татарлары тарихы, Советлар Союзы елларында һәм үзгәртеп кору чорында Вәчир авылы халкының яшәеше турында язганын сөйләде.

Яңа китап презентациясенә килүчеләр С.Хисәметдиновның туган ягын, авылын ихлас күңеленнән яратканын күрделәр. Чыгыш ясаучылар арасында тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиева архивлардан алынган халык саны үзгәрешләрен, утраулардагы күчерешләр турындагы мәгълүматны укучыларга җиткерү кыйммәтле яңалык икәнен әйтте. Киләчәктә сазлыклар арасында урнашкан авыллар турында тарихи эзләнүләрне, фәнни эшләрне дәвам иттерү кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты. Сафиулла Хисәметдиновның коллегалары Ризмөхәммәт Абайдуллин: “Сазъяк авылларында Мәскәү, Петербург, Казан шәһәрләреннән килгән тарихчылар күп булды. Әле дә өйрәнелмәгән тарихы, легендалары күп. Аларның төрле версияләре бар. Бер генә китапта аларны чагылдырып булмый ул”, - диде. Үзе иҗат иткән шигырьләре, хикәяләре аркылы саз арты авылларының тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, төрле чорда яшәешен чагылдырган шагыйрә Галия Абайдуллина авторга багышлап иҗат иткән шигырен укыды. Чарада авторның якыннары, коллегалары, китап яратучы дуслары катнаштылар. Район китапханәсе мөдире Тәнзилә Ниязова, китапханәче Зөлфирә Фазыйлова эзләнүчән, туган ягын яраткан ветеран укытучы Сафиулла Хисәметдиновка яңадан-яңа уңышлар теләделәр. Китап яратучылар, тарих белән кызыксынучылар 50 данә белән басылып чыккан яңа китап белән Тубыл район китапханәсендә таныша алалар.

Римма УМИТБАЕВА.
С.ХИ
СӘМЕТДИНОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836