#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гүзәлиябез бәйгедә җиңүче

последние и лучшие новости искусства в мире

13-15Март ае ахырында Казан төрле төбәкләрдән туган тел укытучыларын җыйды. Инде IV тапкыр үткән бөтенроссия «Туган тел” бәйгесенә татар, рус, чуваш, мари, удмурт, башкорт, мордва телләрен укыта торган Россиянең төрле регионнарыннан 100 укытучы белгәнен күрсәтергә, үзен сынарга, башкалардан тәҗрибә тупларга килде. Алар арасында Төмән өлкәсендәге “Туган тел” бәйгесендә беренчелекне алган Төмән районының Шыкча урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанова да бар иде. Сынатмады Гүзәлия, сынатырга тиеш тә түгел иде. Ике мәртәбә Россиянең иң яхшы укытучысы булган, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән, 20 ел район татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсен җитәкләүче, исәпсез грамоталар иясе һәм күпләгән җәмәгать эшләрен башкаручы педагог барлык тиешле катлаулы әзерлек өлешен үтеп, заманча методлар белән баетылган “Кеше гомеренең агышлары” мастер-классын һәм себер татарлары милли киемен тәкъдим итте.

Аның чын күңелдән үз эшен, фәнен яратуы, тәҗрибәсе һәр сүзендә, фикерендә урын алды.13-14Төйдереп биеп тә җибәргән Гүзәлия жюри әгъзаларын әсир итте. Аңа Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле җиңүче дипломын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Гүзәлиягә музейларга сәяхәт, театр карау, очрашулар, төрле төбәк укытучылары белән аралашу бик ошаган. Бу зур рухи байлыкны туплаган укытучының укучыларына чын-чынлап көнләшерлек, әлбәттә. Тиздән ул тагын Казанга юл алырга әзерләнә - халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының соңгы турына үзенең 3 укучысы белән Төмән өлкәсе укучыларын алып бара. Уңышлар ташламасын сезне, туган телебезне саклаучылар!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836