#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

15 июнь - Ураза бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Поздравляю жителей Тюменской области, последователей ислама, с праздником Ураза-байрам!

Он знаменует завершение священного месяца Рамадан, имеет огромное нравственное значение. Олицетворяет радость обновления, преемственность поколений, учит добру и справедливости. В эти праздничные дни принято помогать тем, кто нуждается в заботе и поддержке.

Важно, что тюменская мусульманская община с глубоким уважением относится к духовному наследию предков, заботится о воспитании молодежи, содействует укреплению согласия и взаимопонимания между людьми, активно участвует в решении социальных проблем, вносит значимый вклад в экономическое развитие, культурную и духовную жизнь региона.

Желаю всем вам счастья, мира, добра и всего наилучшего!

Врио губернатора Тюменской области А.В. Моор

* * *

Мөхтәрәм дин-мөбин кардәшләрем!

Барлык Төмән өлкәсе мөселманнарын изге ураза тәмамлану һәм мөбарәк Ураза бәйрәме белән тәбриклим. Йөрәкләребезне сөенеч, рухи җылылык, миһербанлылык һәм шәфкатьлелек белән тутыручы нурлы бәйрәм өйләребез ишекләренә яңадан шакып килде. Бу бәйрәм күңелләребезгә рәхимлелек, иминлек хисләрен сеңдерә. Бу мөбарәк көннәрдә ислам дине әһелләре арасында кардәшлек хисләре артып китә, хәйрия эшләре башкарыла. Ураза бәйрәменең якты көннәрендә кешеләр үзара аңлашуга, мәрхәмәтлелеккә, мөселман халкының хәерле гореф-гадәтләренә иярергә, яшьләрне рухи, мәдәни, әхлакый мирас буенча тәрбияләргә омтылалар.

Нурлы бәйрәм җиткәнче мөселманнар тарафыннан утыз көнлек ураза тотылды. Ураза – ул рухи камилләшү, намазлар уку, изге тыелу, нәтиҗәле хәйрия эшен башкару чоры. Бу юнәлештә һәрберебез күп изгелекләр эшләде, изге гамәлләр кылды, һәр иманлы кеше рухи батырлык булып саналырга хакы булган уразаны тотты.

Бәйрәм көннәрендә борынгы буыннарның мөкатдәс дәвамчанлыгы сизелеп тора. Ул миһербанлылыкны күрсәтергә дип чакыруына нигезләнгән Аллаһы Тәгаләнең кануннарын тормышка ашыруында, дин кардәшләренә булган мәхәббәтендә, мохтаҗлар хәлен аңлавында, аларга ярдәм кулын сузуында, өлкәннәргә һәм балаларга игътибар күрсәтүендә чагылыш таба. Мәчет мөнбәр-манараларыннан агылып торучы тәкъбирләр бәйрәм көннәрендә аерым бер моңга ия. Ураза бәйрәменә барган кеше өр-яңа, чиста кием кия, табыннар әзерләнә, күршеләр, туганнар, дус-ишләр, таныш-белешләр, хәтта таныш булмаганнары кунакка чакырыла. Бәйрәм табыны артында һәр кешегә урын һәм игътибар табылыр, бу безнең күркәм гадәт.

Бу көннәрдә бөтен мохтаҗ булган кешеләргә садака, бер-берсенә бүләкләр бирергә, бер-беребездән гафу сорау хуплана.

Ихлас күңелдән Төмән өлкәсе мөселманнарына ныклы саулык, рухи шатлык, барлык хәерле эшләрдә уңышлар, илебезгә, һәр кеше күңеленә иминлек, тынычлык урнашуын телим. Күңелләребез миһербанлылыкка, үзара аңлашуга, изгелек кылуга омтылу нуры белән тулсыннар иде. Ураза бәйрәме бөтен мөселманнарны шәфкатьле, эчке хисләрендә керсез, эшләрендә җаваплы, Ватанның чын ватанпәрвәре булырга чакыра. Истә тотыйк, җәмәгать, илнең чәчәк атуы һәр кешенең изге эшләр кылуыннан, ил тормышында актив катнашуыннан тора! Юктан бар кылучы Аллаһы Тәгалә изге максатларыбызга ирешергә безгә ярдәм бирсен иде!

Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт САДЫЙКОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836