#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шәһәр Сабантуе

последние и лучшие новости искусства в мире

30-1529 июль көнне, Шәһәр көне уңаеннан, татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылган чираттагы шәһәр Сабантуе Заречный микрорайонының ял итү зонасында җырлар һәм биюләр, спорт ярышлары белән үтте.

Сабантуйны алып баручылар – татар мәдәният үзәге хезмәткәре Зөлфинә Минибаева һәм Зинар Кәримов шәһәребезнең туган көне һәм милли бәйрәмебез белән котлап, сәхнә түренә хөрмәтле кунаклар – шәһәр башлыгы Александр Моор һәм Татарстан кунагы – Баулы районының башлыгы Рамил Гатиятуллинны чакырдылар.

Алар бирегә килүчеләрне тәбрикләп күтәренке кәеф, илебезгә тынычлык, татулык теләделәр. Р.Гатиятуллин     мондагы күпмилләтле халыкның дус-тату яшәвен әйтеп, Сабантуй бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырулары өчен олы рәхмәтен белдерде.

Рәсми өлештән соң, мәйданның төрле почмакларында милли уеннар, гер күтәрү, көрәш, армрестлинг кебек ярышлар оештырылган иде. Балалар мәйданчыгында нәниләр, яшьләр мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар. 30-14Сәхнәдән матур концерт программасы күрсәтелде. Татар мәдәният үзәге, шәһәребезнең сәнгать осталарының, Татарстан артистларының матур концерт программасын карап тамашачылар чын күңелдән ял иттеләр. Көнозын сату рәтләре эшләп торды, милли татар ашлары, шашлык, пылау, кайнар чәйләр белән дә сыйланырга булды.

Өлкәбездәге үткәрелгән быелгы Сабантуйлар марафонының соңгысы – шәһәр Сабан туе оешкан төстә үтте. Концерт тәмамлангач та, бирегә килүчеләр кайтырга ашыкмадылар, мәйданның төрле почмакларына таралып чирәмдә озак сөйләшеп-көлешеп утырдылар.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләреннән укырсыз).

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836