Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Ялутор җирендә бүгенге тарихи чикләреннән күпкә киңрәк кечкенә авыллар бар. Шуларның берсе — Авазбакеева, ул XVII гасырда нигезләнгән. Хәзерге картада бу кечкенә торак пункт кына булса да, аның исеме артында себер татарлары, йомышлы катлау, борынгы морзалар нәселеннән булган Колмәмәтовлар һәм XVII йөздә язмышы Тубыл белән генә түгел, бәлки патша сарае Алексей Михайлович белән дә бәйле булган кешенең тарихы ята.
Сүз XVII гасыр Колмәмәтовлар нәселенең иң күренекле вәкилләреннән берсе — морза Авазбакый Колмәмәтов I турында бара.
Бу кешенең тарихы Ялутор җире үткәненә аерым торак пункт тарихы гына итеп түгел, ә Себер һәм Мәскәү дәүләте зур тарихының бер өлеше итеп карарга мөмкинлек бирә.

Авазбакеев исеме кайдан килеп чыккан?
Авыл исеме морза Авазбакый Колмәмәтов исеме белән бәйле.
Архив материалларында Лев Поскочинның язма китапларына нигезләнгән мәгълүматлар сакланган. Шуннан аңлашылганча, Исәт тамагыннан түбәнрәк Тубыл җирләре Авазбакый белән бәйле булган. Алар аңа Тубыл йомышлы һәм ясак түләүче татарлар вәкилләре тарафыннан бирелгән, ә соңрак язма китапларда теркәлгән.
Шулай итеп, Авазбакеев биләмәләренең килеп чыгышын аңлау өчен документаль нигез формалаша.
Архив материаллары гаиләнең элегрәк булган биләмәләре, шул исәптән Иртеш буендагы Носов авылы турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Ә Исәт тамагыннан түбәнрәк Тубыл җирләре турыдан-туры Авазбакый биләмәләре белән бәйле булган һәм соңрак танылган Авазбакеев волостеның нигезенә әверелгән.
Аның исеме нәкъ менә торак пункт атамасында сакланып калган.
Тикшеренүчеләр Гаяз Самигулов һәм Зәйтүнә Тычинских архив документларын өйрәнеп, Колмәмәтовлар себер татарларының шактый зур нәселенә каравын күрсәткәннәр. Нәсел вәкилләре берничә буын дәвамында Тубыл төбәгенең йомышлы һәм ясак түләүче татарлары арасында күренекле урын алып торганнар, ә XVII гасыр азагыннан аларның башлыклары була башлаганнар.
Тикшеренүчеләр шулай ук нәселнең килеп чыгышының Себер ханлыгы чоры кенәзе Бәкләрибәк Бегиш белән документаль бәйләнешен раслаганнар.
Колмәмәт, шәҗәрәдәге шушы сызыкның варисы, исеменнән Колмәмәтовлар фамилиясе килеп чыккан.
Шулай итеп, без Авазбакеева дип сөйләгәндә, сүз XVII гасырдагы җир хуҗасы, бай кеше турында гына бармый. Безнең алдыбызда - Себер ханлыгы җимерелгәннән соң, яңа сәяси шартларда яшәвен дәвам иткән борынгы төрки-мөселман аксөяге.
Авазбакый Колмәмәтов хезмәттәге татар булган. Тикшеренүчеләр мәгълүматлары буенча, аның хезмәте якынча 1640 елларда башланган. 1694–1695 елгы үтенеч хатында ул патшага илледән артык ел хезмәт итүен күрсәткән.
1692 елда инде Авазбакый Тубыл йомышлы һәм сырт артында (захребетных) яшәүче татарлар башлыгы буларак телгә алына.
Бу аның себер татарлары арасында югары абруе һәм дәүләт администрациясе ягыннан ышанычы турында сөйли.
1660 елгы документта Авазбакый Колмәмәтов (документта «Кулмаметов Овесбах» дип аталган) патша лачын тотучылары һәм кошчылары белән бер рәттә искә алына.
Авазбакый Мәскәүдә булган һәм патша Алексей Михайлович сараенда хезмәт иткән. Тикшеренү авторлары мондый хәлнең ул патша сарае белән генә түгел, бәлки Алексей Михайлович үзе һәм аның иң якын даирәсе белән дә якын аралашуын күздә тотуын ассызыклыйлар. Патшаның кош тоту белән бәйле хезмәте белән элемтә үзе генә дә гаять кызыклы факт булып тора.
XVII гасыр патша аулары тарихын Николай Кутепов «Царская охота на Руси царей Михаил Федоровича и Алексей Михайловича. XVII век» дигән фундаменталь хезмәтендә җентекләп тикшерә. Ул 1898 елда Санкт-Петербургта бастырылган. Бу басманың экземпляры, аерым алганда, Дәүләт тарихи музеенда саклана.
1662 елның 24 февралендә воеводаларга һәм приказ кешеләренә Себердән Мәскәүгә җибәрелә торган ау кошларын китереп тору турында боерык грамотасы чыгарыла.
Шушы сәяхәт уңаеннан, тикшеренүчеләр фикеренчә, Авазбакый кошларны китергәндә аңа махсус статус биргән ниндидер патша грамотасын-хөкемнамәсен ала.
Татар аксөякләре һәм йомышлы катлау вәкилләре төрле дәүләт хезмәтләренә — хәрби, административ, дипломатик һәм хуҗалык хезмәтләренә җәлеп ителгәннәр.
Бу җирләр нәсел тарихының бер өлешенә әверелгән һәм соңрак торак пунктка исем биргән, анда үз хуҗасы турында истәлек сакланган.
Бүген Авазбакеева атамасы безгә өч йөз елдан артык элек яшәгән кеше турында искә төшерә.
Авазбакый язмышы тагын шуның белән дә кызыклы, аның гаиләсе эшчәнлеге хәрби яки административ хезмәт белән генә чикләнмәгән.
Авазбакыйның берничә улы булган: Назар, Мурзат, Сабанак, Мамәтморат һәм Хоцамшукур. Авазбакый 1698 елда вафат булгач, аның улы Сабанак әтисенең эшен дәвам иттергән һәм беренче разряд йомышлы татарлар башлыгы булган. Икенче улы, Хоцамшукур, ахун булып киткән һәм дини авторитет буларак танылу алган.
Йөз еллар узган. Дәүләт системасы, административ чикләр үзгәргән, иске катлаулар юкка чыккан.
Ләкин кешенең исеме калган.
Авазбакеева — ул географик атама гына түгел. Бу XVII гасыр кешесе, морза Авазбакый Колмәмәтов турында тарихи хәтер, аның язмышы берьюлы Тубыл, себер татар аксөякләре, дәүләт хезмәте һәм Мәскәү патша сарае белән бәйле булган.
Бер авыл тарихы аша бөтен эпоханы күрергә мөмкин.
Бу — Себер акрынлап Мәскәү дәүләте киңлегенә кереп барган, ә җирле татар аксөякләре яңа дәүләт системасының бер өлешенә әверелгән, шул ук вакытта үз динен, ыру хәтерен һәм мәдәни гореф-гадәтләрен саклап калган эпоха.
Нәкъ менә шуңа күрә Авазбакеева тарихы бер торак пункты җирле тарихы буларак кына түгел, ә Себернең зур тарихының бер өлеше буларак та саклануга лаек.
Архивлар бу чылбырны торгызырга мөмкинлек бирә.
Шулай итеп, зур дәүләт тарихы көтмәгәндә Себернең кечкенә авылы тарихы белән тоташа.
Һәм, мөгаен, төбәкне өйрәнүнең кыйммәте нәкъ менә шунда дә: ул картада таныш исем артында кеше язмышын, архив документларын һәм берничә буын истәлеген күрергә мөмкинлек бирә.
Данияр ӘХМӘТОВ,
Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).