#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Иҗади, нечкә күңелле кеше”

последние и лучшие новости искусства в мире

48-7Озак еллар “Яңарыш” газетасына үзенең матур, эчтәлекле мәкаләләрен җибәреп, укучыларыбызны шатландыручы хәбәрчебез, дустыбыз Төмән районы, Талымхан авылында яшәүче Әмир Сәйфулла улы Юскаевка 19 ноябрьдә 80 яшь тулды. 31 декабрьдә тормыш иптәше Хәсимә Әбүбәкер кызы белән гаилә коруларына да 60 ел була.

Быел ноябрь бик җылы булды. Шәһәрдә түбәләрдән тамчы тамды, җирдә кар эреп асфальт ялтырады. Ә менә Талымхан авылына кергәндә, ак кар арасында утыручы бәс каплаган куе нарат, каен агачларына карап сокландык. Мәһабәт биек агачлар юлның ике ягыннан стена шикелле тоташтан тезелеп киткәннәр. Чын кыш!

Юбилейга багышланган Коръән ашына Юскаевларның авылдашлары, Түбән Тәүде районының Бухарин, Киндерле, Канчәбер авылларында яшәүче туганнары, дуслары, кода-кодагыйлары килделәр. Әмир абый белән Хәсимә апа безне шат йөз белән каршы алып, түргә узуыбызны үтенделәр. Коръән сүрәләрен Талымхан мәчете имамы Данил Низямов, ярдәмчеләре – Рәис Сәйдуллин, Камил Газизуллин, Дамир Шәйхелисламов укыдылар. Юскаевларның балалары әтиләренә багышлап фоторәсемнәрдән презентация ясаганнар. Популяр татар жырчыларының җырларына туры китереп эшләнгән слайд-шоу карадык. Яшьлек елларында төшкән фоторәсемнәрне караганда Әмир абый комментарийлар биреп торды. Бухарин авылында туып-үскән оныгы Зилә Фәйзуллина рәсемнәр ясарга һәвәс икән, бигрәк талантлы кыз. Гади карандаш белән бабаеның портретын ясаган. Кунаклар Әмир Сәйфулла улының рәсеме төшерелгән тортны күреп хәйран калдылар. Әмир абый белән Хәсимә апа 8 баласының, 21 оныгының һәм нәбәрәләренең мәхәббәтен тоеп, игътибар үзәгендә булдылар.

- Юскаев фамилиясе бу якларда сирәк очрый. Безнең ата-бабалар Себергә Ульяновск өлкәсеннән килгәннәр, мишәр татарлары. Хәзерге көндә ике кызыбыз Төмәндә, бер кызыбыз Бухаринда, калган балаларыбыз авылда яшиләр. Без Роза кызыбыз гаиләсе тәрбиясендә. Оныкларга, нәбәрәләргә куанып, ислам дине кушканча шөкер итеп яшибез, - дип сөйләде Әмир Сәйфулла улы.

Шушы гаилә акыллы, тырыш, тәүфыйклы балалар үстергән. Авылдашлары балаларның бер-берләренә ярдәм итеп, тату яшәүләренә горурланалар. Алар әти-әниләренең дин юлына басып, пар канатлар булып кулга-кул тотынышып яшәүләренә сөенеп, яннарына җыелалар.

Авылдашлары Әмир абый турында зур ихтирам белән: “Әмир әкә ул үзенә бертөрле, иҗади, нечкә күңелле кеше. Җырлар, шигырьләр, табигатьне ярата, тарих белән кызыксына», - дип сөйләделәр. Аңа киләчәктә иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез. Газета укучыларын яңа мәкаләләре белән куандырыр дигән өметтә калабыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836