#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юксыну

последние и лучшие новости искусства в мире

Күптән түгел күп еллар бергә эшләгән, күрше Бухарин авылында яшәүче Сания килеп китте. Ул Киндерле кызы, 10 еллыкны Ямбайда укып, Тубыл педучилищесын тәмамлаган.

Бухарин егете Касыймга кияүгә чыгып, мәктәпләре ябылганчы шактый еллар Киндерледә эшләп лаеклы ялга китә. Ялда булса да, авылда үткәрелә торган календарь бәйрәмнәрен, авыл халкы белән берлектә киңәшләшеп, шулай ук укучылары белән сөйләшеп күңелле итеп үткәрә белде. Ул 76 яшен тутырды, иптәшен югалтуга да 11 ел үтеп китте. Балалары үз гаиләләре белән яшиләр.

Оныкларының зурлары шәһәрдә, мәктәптә укый торганнары кичен кунарга әбиләре янына керәләр, ул алар белән юана.

Күңелсезләнеп утыргач, мин аңа: “Сания, елама, күңелсезләнмә, Аллам аңа шул кадәр генә гомер биргәндер, балаларың кайтып эшләреңне эшләп китәләр, оныкларың яныңда йөгереп йөриләр. Ирең сәүдә эшендә, кибетче булып эшләп, кешенең акчасы булып та ала алмаган киемнәрне киертте, нәрсә теләсәң, шуны кидең, хәлле яшәдегез, сиңа авырлык күрсәтмәде”, - дип әйткәч, тынычланып киткәндәй булды.

Ул 3 ел гарәп хәрефләрен өйрәнеп, Коръән сүрәләрен иркен укый, дин юлына тартыла. Кеше тормыш юлында йөрәккә үтеп кереп онытылмаслык хәлләргә очрап куя. Юкка әйтелми булыр: “Кул ярасы китсә дә, тел ярасы китми”, - дип. Саниянең дә: “Мин 3 директорда эшләдем, арасыннан Фәһим Хәмидуллин булганда гына үземне иркен тотып, эшемне дә тыныч күңел белән башкардым.

Бухариннан биш чакрым араны эшкә җәяү дә, ат белән дә, нәрсә туры килсә, шуның белән йөрдем. Кышын буран, язын-көзен пычрак көннәр күп булды, юл начар вакытларны килүләре бигрәк тә авыр була иде.

Ялгыз булганда элеккеләр искә төшеп вакыты-вакыты белән уйландырып ала икән. Аллага шөкер, малайларым, оныкларым, күршеләрем бар, аралашып яшибез. Барсы да исән-сау, гомерле булсыннар, күршеләрем белән тату булып аралашып яшәргә насыйп итсен”, - дип сөйләде.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836