#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Галия Сагитуллина

последние и лучшие новости искусства в мире

23-6(1931 – 2017)

1 июнь көнне Төмән районы, Индрәй авылы халкы зур югалту кичерде - 85 яшендә хөрмәтле тыл, педагогик хезмәт ветераны, авыл музее директоры, ветераннар советы председателе Галия Хәмзә кызы Сагитуллина арабыздан мәңгелеккә китте.

Галия Сагитуллина 1931 елның 20 июнендә Тубыл шәһәрендә дөньяга килә. Төрле мәктәпләрдә 7 класс белем алып, татар педучилищесында, пединститутта укый. Хезмәт юлын 1949 елда Яркәү районының Яңа Кәешкүл мәктәбеннән башлый.

Аннары Вагай районының Рәнчек (1957), Карагай (1959) мәктәпләрендә директор була, 1969 елда Тазовск районына китеп эшләп ала. Ә инде алдагы тормышы Төмән районының Индрәй мәктәбе белән бәйле. Анда лаеклы ялга киткәнче татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Ләкин актив, гел яңа идеяләр белән рухланган Галия апа өйдә генә утыра аламыни? Ул эшләвен дәвам итә, авыл музее ачылгач, аның җитәкчесе итеп билгеләнә. Соңгы көнгә кадәр хөрмәтле ветеран укытучы авыл тарихын саклый, тулыландыра. Хезмәт чорында күпләгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, төрле билгеләр белән бүләкләнә.

Галия апа Индрәйгә килгән вакыттан – 1970 елдан аның тарихы турында кызыксына башлый. Тирәнтен эзләнүләре нәтиҗәсендә авыл, төп нәселләрнең, мәктәп, мәчет тарихын энәсеннән җебенә кадәр белүгә ирешә. Аның тырышлыгы белән сугышта хәбәрсез югалганнар, күпләренең каберләре урнашкан урыннар билгеле була. Авыл елъязмасы көн саен тулыланып тора. Музей каршында драмтүгәрәк оештырып җибәрүе белән балаларны үзенә җәлеп итә. Галия апаның үзе төзегән 30лаган сәхнәләштерелгән күренешләре, драма әсәрләре эчтәлекле, кызыклы, уйландырырлык иде. Ул мәгарифкә юл күрсәткән, аның үрнәгендә укытучы булган күпме мөгаллимнәр мактаулы хезмәт юлын үттеләр һәм әле дә күңел биреп эшлиләр.

Авылда аны кечесеннән олысына кадәр һәркем белә, ихтирам итә, соравын һич кире какмый. Кая гына тарихи әһәмиятле материал очратсалар да, тизрәк Галия апага алып киләләр, музейга бирербез дип ерак илләрдән истәлек алып кайталар.

Һәркемгә игътибарлы, һәркем белән уртак тел таба, теләгәнен аңлата белде. Токымнарның матур очрашу кичәләрен оештырып, туганнарны таныштырды, табыштырды. Тагын да мәктәп укучылары белән тыгыз элемтәдә эш итте. “Красное знамя” район газетасы һәм «Яңарыш”ның актив хәбәрчесе булды. Г.Сагитуллина - өлкәдә иң оста төйдереп биюче дә: «Түгәрәк уен” россиякүләм фольклор бәйгесе лауреаты; иң тырыш мәдәният хезмәткәре: Индрәй сәхнәсендә аннан башка бер чара да үтмәде; шагыйрә, оста алып баручы да, авылда иң беренче митинг, 22 июнь иртәсендә факел белән йөрүләр оештыручы. Ветераннарны төрле бәйрәмнәргә йөртү, “Алтын чор” кичәләрен оештыру белән бергә, транспорт табып, Тубыл, Ялутор калаларына, Искергә, Ямбай музеена да берничә тапкыр алып барды. Быел Казанга сәяхәт турында хыялланалар иде. Сугыш ачыларын, юксызлыкны, ачлыкны үз җилкәсендә татыган, ире Марат абыйның ятим калган ике кызын үзенекедәй кадерләп кабул иткән, алты кызга тормышта туры юл күрсәткән, тиздән сиксән алты яшь тулачак, соңгы көненә кадәр хөкүмәт эшендә эшләгән бу чиксез хөрмәткә лаек фидакарь җан турында күп язарга була.

Бу кайгылы хәбәрне ишеткәч, интернеттагы социаль челтәрләрдә: “Галия апа минем өчен иң кадерле кеше, ул миңа һәрвакыт үрнәк иде”, “Галия Хәмзә кызы көче белән төзелгән музейга һәм Индрәйдәге бер урамга да аның исеме бирелсен иде”, “Авылыбызның кояшы, аяклы тарихы, хөрмәтле укытучысы, мәдәният хезмәткәре зур ихтирамга лаек, Галия апа Сагитуллина, сез мәңге безнең күңелләрдә сакланырсыз. Сез үткән авыр тормыш юлыгыз, исәпсез туган-танышларыгыз турында шулкадәр кызыклы итеп сөйли идегез, ул газаплы көннәрне үзең кичергән кебек була идең. Сез - безнең йолдызыбыз, дустыбыз, олы йөрәкле шәхес булдыгыз. Ул йөрәккә күпме сызлаулар кичерергә туры килгәндер, тик сез бервакытта да начар сүзләр әйтми, беркемне дә ачуланмый идегез. Сезнең тынычсыз күңелегез гел нидер эзләнә, таба һәм башкара иде. Сез башкарган эшләрне санап бетерерлек түгел, тик аларның һәрберсе кешегә яхшылык эшләүгә юнәлтелгән иде”, “Ул чынлап та уникаль, хөрмәткә лаек шәхес иде, оештырган музее аның икенче өе булса, авылның горурлыгы иде”, “Галия апа иҗатка аяк басканымда да булышты, аның белән таныш булуыма чиксез горурмын”, “Галия апаның тормыш энергиясе һәм позитив карашлы булуы безне, яшь буынны, гел илһамландырып торды”, “Индрәй авылы ансыз сусыз  калган күл кебек булыр” кебек кайгы уртаклашулар язылды.

Өлкәннәр күңелен җылытырга, балалар күңеленә канат куярдай алымнар табарга тырышкан, авылны хәтерле иткән Галия Сагитуллинаның гаиләсенең, туганнарының, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашабыз. Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебез Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә, урыны җәннәттә, рухы тыныч, кабере киң, якты, туфрагы җиңел булсын!

Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен!

“Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе, Индрәй ветераннар советы әгъзалары, Фатыйх хәзрәт Гарифуллин.

 

На 86-м году ушла из жизни Сагитуллина Галия Хамзовна,

Человек и учитель с большой буквы, ветеран труда, труженица тыла, на протяжении многих лет заведовала музеем АУ «Андреевский центр культуры и спорта», являлась председателем Совета ветеранов п.Андреевский. Добрая, умная, обаятельная, трудолюбивая, всеми любимая: учениками, коллегами, родственниками.

Администрация муниципального образования п.Андреевский, АУ «Андреевский центр культуры и спорта», Совет ветеранов п. Андреевский выражают искренние соболезнования родным и близким.

Светлая ей память!

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836