#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да

последние и лучшие новости искусства в мире

38-3Дөньяларны айкап-чайкап, елына яисә 2-3 елга бер ил гизеп йөреп кайту, минемчә, бик кирәкле эш. Мәңге бетмәс өй мәшәкатьләреннән арынып, чын мәгънәсендә ял итәсең. Быел без тормыш иптәшем белән Кара диңгез буена юл тоттык. Баштан ук: “Калган гомеремне самолеттан егылып үләсем юк”, – диеп иптәшем билет алганда каршы төште. Шуңа күрә поезд белән генә юлга чыгарга уйладык. “Ярар, әтисе, дөнья күреп, шәһәрләр карап, ял итеп барырбыз” – дидем. Әмма, Төмәннән чыкканнан, барып җиткәнче бер ис китәрлек әйбер булмады, дисәм, бик үк дөрес булмас.

Волгоград шәһәре яныннан узганда Ватан ана һәйкәлен күрдек. Гаҗәп зур, мәһабәт. Озак карап, сокланып бардык. Гомер буена хыялландык бит, менә моны да күрергә насыйп булды, диеп, үз-үземә сөйләндем. Дүрт көн буена поездда бару ялыктырды, әлбәттә. Әмма, бер нәрсә дә мәңгелек түгел, без дә исән-сау барып җиттек. Беренче көнне диңгез бик кырыс каршы алды. Ярга бәрелгән ак дулкыннар мине шундук аяктан егып, өстән су ишелде. Шуның өчен ике көнне Кара диңгезнең котырынуына карап, ике ел элек ял итеп кайткан Кызыл диңгезне сагынып-юксынып, моңсуланып утырдык та, аннары ияләшеп киттек. Диңгез дә тынды, суы да җылы. Безнең илдә әкияттәгечә ял итеп кайту мөмкин түгел. Ә менә чит илдә алган юлламаңнан башка бер тиен дә түкмичә бик яхшы ял итәргә мөмкин. Кызыл диңгезнең чисталыгын, андагы рәхәтлекне әйтеп бетергесез. Ә безнең илдә барысы да соңгысын тартып алуга кайтып кала. Без Кара диңгездән ике чакрым ераклыкта урнашкан, Ольгинка дигән авылдагы дусларыбызда яшәдек. Андагы сый-хөрмәтне язып тормыйм инде, бик яхшы каршыладылар, диңгезгә йөрттеләр. Ял итүебезгә 5-6 көн узгач, хәләл җефетем белән катамаранга утырып, ачык диңгезгә йөздек. Миңа суга батмас өчен жилет киерттеләр, ә иремә юк һәм ерак китмәскә куштылар. Ә без пляж күренмәслек араны узгач, аяклар белән ишкәкләүдән тукталдык. Нинди хозурлык!!! Бер яктан кояш баеп бара һәм прожектор кебек диңгез өстеннән төрле-төрле төстә якты нур сузыла. Икенче якта - зәп-зәңгәр тыныч дулкынлы диңгез. Ә һаваның сафлыгын әйтеп бетергесез. Берәр сәгать андагы матурлыкка хәйраннар калып утырганнан соң, без кайтыр якка таба ишкәкли башладык. Чама белән ярты юлны узып, пляж күренгәч, миңа киертелгән жилет искә төште. Моны суга сикереп сынап карыйсы килеп китте. Иремнең каршы килүенә карамастан, суга сикердем. Үз гомеремә елга-күлләр янында үскәнгә микән, миндә судан курку хисе юк иде. Суга сикерүем булды, әлеге жилетым пырт итеп, парашют төсле өскә күтәрелеп, мине аска этә башлады. Баксаң, жилетны эләктермәгәннәр икән. Чәпәләнә-чәпәләнә катамаранга хәтле йөзеп килеп, бер кулым белән аның койрыгына тотындым, икенче кулыма ирем ике куллап ябышкан. Шул халәттә вакыт бик озак тоелды, арылды. Иптәшем тиз арада чакырган коткаручыларны көтәбез. Шул минутларда “Титаник”тагы Розаны берничә кат искә төшердем. Мескен, ул да минем кебек нәрсәгәдер ябышып, үлем белән яшәү арасында көрәшкән бит. Ниһаять, коткаручыларның берсе суга сикереп, минем аякларны өскә этәрде, ә ирем тартып алды. Аллага шөкер, исән калдым диеп куандым, әмма шул жилет тынычлык бирми, аның белән йөзеп, сынап карыйсы килә. Кырга 200 метрлап калгач, жилетны яхшылап эләктердем дә, тагын суга сикердем һәм кырга әйбәт кенә йөзеп чыктым, күңел булды. Соңыннан билгеле булганча, шул катамаранга минем яшьлеләр түгел, 18-20 яшьлекләр авыр менәләр икән. Ә мин, чак исән калуымны онытып чиксез канәгатьлек хисе белән илһамланып йөрим.

Ольгинка таулар арасында урнашкан, кечкенә авыл. Кичләрен бик тыныч, гомумән урамнарда кешеләрне күрмисең, ә төнлә таулардан төрле тавышлар ишетелә. Анда чүл бүреләре (шакаллар) я улыйлар, я көләләр.

Аларны тыңлап торсаң, куркыныч һәм күңелләргә ниндидер шом сала. Кайтканда Краснодар шәһәреннән Корбан гаете намазы вакытында Казанга очтык. Ул үзе бер онытылмас вакыйга булып калды. Самолетта очучы (летчик) һәм стюардессалар татар милләтеннән иде, татарларны бәйрәм булгангамы, әллә һәрвакыт шулай, бер җиргәрәк утырттылар. Матур, биек буйлы егет Корбан бәйрәме белән котлап, конфетлар таратты. Без дә бәйрәм белән котлап, аларны бүләксез калдырмадык. Күңелләргә җылы бик матур вакыйга булды. Милләттәшләремнең бердәмлеге өчен миндә горурлык хисе уянды.

Ун еллап инде Казанда җәйге айларда булган юк иде. Казанның яңаруын, чәчәк атуын, матурлыгын, чисталыгын күреп күңелләр кабаттан сөенде. Татарстан халкының яшәү рәвеше белән тирәнрәк танышасың килсә, Казанда гына тукталып калма, ә аның аръягына да чыгарга кирәк. Без Апас районын әйләнеп кайттык. Чыннан да бик булдыклы, тырыш халык яши монда. Кайчан йоклап, кайчан болар ял итәләр икән, ничекләр генә өлгерәләр, дигән уйлар башка килә. Никадәрле дөнья гизеп, мондагы кебек чиста яшәүче халыкны очратканым булмады. Россиядә Казан матурлыгы ягыннан өченче урында тора, диюләре хактыр. Әмма, безнең Төмәнебезгә якынлашкан саен, шундый газиз, шундый якын җиргә кайтуымны сизендем. Үзебезнең туган төбәк, кышы-җәе, язы-көзе булган, кадерле Себерем. “Үз илемдә ямьле миңа, бәрәңге бакчасы да”, диеп җырлап кайттым. Ә чит җирләргә йөреп килү, туган-үскән җиреңнең кадерен тагын да арттыра.

НӘБИРӘ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836