Январь 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ялутор районының Кактамак авылында яшәүче Бикчәнтаевлар гаиләсенең бергә яшәүләренә 59 ел тулды. 1957 елны әниебез (әбиебез) Мәүзия Гәрәй кызы Тубыл педучилищесын тәмамлап, юллама белән Кактамак мәктәбенә укытучы булып китә. Эш сөючән, тырыш укытучы авыл халкының хөрмәтен тиз яулый. Әхтәр Фатыйх улы 11 балалы зур гаиләдә дөньяга килә. Әтисе аны кечкенәдән трактор йөртергә өйрәтә. 16 яшеннән тракторчы булып эшли.
1958 елны алар гөрләтеп туй ясыйлар, яңа йорт салып, аерым яши башлыйлар, 3 егет үстерәләр. Аларны кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтәләр. Әни 39 ел, ә әти 42 елдан артык хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыктылар. Әнине намуслы хезмәте өчен хөкүмәтебез “Мәгариф отличнигы” дигән исем белән бүләкләде. Әтиебез дә бик күп бүләкләргә ия булды.
Ләкин әтиебез үткән елның 27 октябрендә 82нче яшендә кинәт вафат булды. Алар тату тормыш юлы уздылар. 60 еллыкларын бергәләшеп каршы алырга зур өметләре өзелде. Бүгенге көндә 6 оныклары, 8 нәбәрәләре бар.
Барлык оныклары исеменнән Алисә БИКЧӘНТАЕВА. Төмән шәһәре.