#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Минем каенатам

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин үземнең өч сугыш ветераны, ягымлы, сүзчән, эчкерсез кайнатам Кәлимулла Нәбиуллин турында язам. Форсат булган саен ул үзенең башыннан кичергән вакыйгаларны сөйли иде, күбесе Бөек Ватан сугышында кичергәннәренә кайтып кала иде.

Алар гаиләләре белән – әтисе Нәбиулла, уллары Кәлимулла, Зиннәтулла, кызлары Халисә, Нәфисә – Татарстаннан күчеп килгәч, башта Югары Тәүде белән чиктәш Каран (Каранино), Камайда, соңыннан Түбән Тәүде районы, Яңа Уфимгә күчеп килеп, гаилә корып балалар тәрбиялиләр.

Әткәй бала чагыннан ук балта, чүкеч белән эшли, соңга таба оста тимерчегә әйләнә, күрше Бухталда да эшләп йөри. Әйләнә тирәдә ул “Кузнец Калина” дип дан тота.

Сугышлардан котылып, үз гаиләсе белән яшәгәндә аны Колчак армиясенә алып китәләр. Аларның ерткычлыгын аңлагач, ул Омскидан кача. Төмәнне узып, Салаирга килеп җитә. Аннан Бухталга кадәр Ямангиль сазлыгы бар. 18 чакрымлы сазлыкны үткән чагында аны тотып алалар да, Колчак шымчысы дип, атарга хөкем итәләр. Бәхеткә, араларында Бухтал кешесе булып, аны танып ала: “Это же свой парень – Калина кузнец» - дип үлемнән коткара. Алар үзләре да Колчак армиясеннән качып, партизан отряды оештырган булганнар. Әткәй аларга ияреп, акларга каршы сугышып йөри.

Кайткач, Уфимда йорт сала, колхоз төзүдә катнаша, бөтен эшкә кулы ята: тимерче, мич чыгаручы, балта остасы, итек баса, күнитек тегә, вакыт тапса, скрипкада да уйный.

Тормыш җайлана дигәндә, бу гаиләгә зур кайгы килә: 1941 елны, җиде баласын калдырып, хатыны Гарифә үлеп китә. Төпчек кызы Кәримәгә алты яшь кенә була.

Балалар атасы Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә. Үзе артыннан олы улы Сәгыйдулла – авылның йөзек кашы – оста гармунчы, тракторчы повестка ала. Төмәнгә китешли, юлда ат ашатканда, бер наратны юнып, карандаш белән җыр язган:

“Без барасы казарманың
Идәне такыр микән?

Безнең газиз башларыбыз
Әйләнеп кайтыр микән?”

Юк шул, әйләнеп кайта алмады газиз башкае – Курск дугасындагы дәһшәтле сугышта каты яраланып, кыр госпиталендә үлә.

Икенче ул – Сәмигулла – хәрби заводта калдырыла, сугыштан соң да шунда эшли, аерым токарный станокта “личное клеймо”сы була.

Кечерәкләрен олы апалары Каюмә үз канат астына ала, үзенең дә ире сугышта була.

Аталы-уллы икесе дә тарихта зур урын алган Курск-Орловская бәрелеше дигән каты сугышта катнашалар. Частьләре аерым булса да, алар бер-береннән ерак булмыйлар. Аларга бер очрашырга да насыйп була: бик йончылган, сирәкләнгән частьләрен ял итеп, тулыландыру өчен урын бирәләр. Бу элек хайван асраган сарай кебек җир була. Аларга кадәр бүтән частьләрнең солдатлары салам өстендә йоклаган булалар. Каешын бушатып, башын шинеле эченә тыгып, үз сулышы белән җылынып ятучы сугышчыга карап: “Безнең Сәгыйдулла кебек тезен чәнчеп ята икән”, дип уйлый да, аңа аркасын терәп ята. Иртән ул уянганда күршесендәге солдат чыгып киткән була.

Карт солдат, яктыга чыккач, бер төркем яшь солдатларны күреп: Сәгыйдула улым, син түгелме? – ди.

Мин, әти! – ди улы. Алар кочаклашып күрешкәндә янындагы солдатлар барысы да елыйлар. Аңлашалар: бер-берсенә арка терәп аталы-уллы төн үткәргәннәр икән. Ул беренче һәм соңгы күрешү була. Әтисе дүрт ел сугышта йөреп исән-сау кайта. Шул очрашуны күзеннән яшьләре килеп, үкенеп сөйли иде, кичтән үк танышкан булсак, төне буена сөйләшкән булыр идек дип.

... Үзенең частендә аны олылыйлар, якын итеп “Батя” дип йөртәләр. Ул үзе дә яшьләргә булыша: окопны баш күренмәслек итеп казырга, чолгауны аякны кырмаслык итеп урарга өйрәтә. Үзе күңеленнән балалар бәхетенә исән-сау кайтсам иде дип тели, догалар укый.

Аның турында күп язарга булыр иде, мин тик берничә мизгелне искә алам.

Бервакыт, инде фашистларны үз оясында куганда, форсаттан файдаланып, намаз укый. Моны күреп бер яшь солдат: “Смотрите, Батя молится!” – ди. Командирлары: “Еще раз услышу это, без трибунала застрелю, может благодаря им жив остались”, - ди.

Бервакыт шундый хәл була: дингә каршы агитация максаты белән Яңавылның 1228 автоколоннасында картларны җыйдылар. “Әткәй, син барма, аны оештыручы мине белә, мине уңайсыз хәлдә калдырасың”, - дидем. Каенанам да, карт, йөрмә анда, сездән алласызлар ясамакчы булалар, ди. И кызып китте бабаебыз:

Барам, Аллаһының кайда икәнен аңлатам, Курск дугасында өлкән офицерлар да, кулларын күккә сузып: “Господи, помоги!” – дип ялвардылар.

Гомер буена эшләде, оныкларын бик ярата иде, аларга бик матур итекләр басып кидерде. Алар бабаларыннан сугыш турында сорашалар иде.

Динне кысрыклау көчәйгәндә мин белгән берничә укытучыны эштән алдылар, минем өстемнән дә облОНОга шикаять барган. Ул чагында Шәйхетдин Аитов анда эшли иде. Әткәй бу “гаепне” үз өстенә алды (укучылар белән экскурсиягә киткәндә үзем эшләдем дип). Алар тырышлыгы белән бу эшне йомдылар, партиядә дә калдырдылар. Аларның икесенә дә рәхмәтем зур, хәзер дә догамнан калдырмыйм.

Әткәй бик ярдәмчел иде, кыз туганнарына да күп ярдәм итте.

Безгә салган миче 50 ел хезмәт итә, сүтәргә улларыбызның куллары бармый.

Күп илләрне азат итүдә катнашса да, Берлинга эләкми – кулы яраланып, госпитальдә кала. Төрле илләрне азат иткәндә Сталин портреты белән бирелгән Рәхмәтнамәләре күп, медальләре бар, орденны соңрак бирделәр.

Үлем түшәгенә яткач та, улы Мөхәммәтгали белән икебезне янәшә утыртты: “Балалар, мин сезгә күп булыша алмадым, бары тик миннән хәер-фатиха, Инша Аллаһ, ач-ялангач булмассыз, миңа күрсәткән игелегегез аркасында үзегез дә рәхәттә яшәрсез, балаларыгызның да рәхәтен күрерсез»,   дип бәхилләште. Бәлки, аның теләкләре аркасындадыр, балаларыбыз, оныкларыбыз бик игътибарлы, рәхәтен күрәм.

Каенатамның рухы тыныч, урыны җәннәттә булсын. Амин.

Яраткан килене Нәркәс НӘБИУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836