#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәтлемен

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле дусларым, шигърият яратучылар! Барыгызга да зур рәхмәтлемен: иҗат кичәсен оештыручы себертатар язучылар союзы рәисе Клара ханым Кучковскаяга, башкаручы һәм әзерләүче Төмән татар мәдәният үзәге хезмәткәре Зөлфинә Минибаевага, себер татарларын һәрдаим агартып, яңартып шигырьләремне бастырып торучы “Яңарыш”ка, безне Мәскәүгә таныттырган Вәлимә ханым Ташкаловага, себер татарлары өчен янып эшләүче Максим Сагидуллинга, биш китабымның редакторы Клим Садыйковка, Рауза Садыйковага һәм тыйнак кына хезмәтемне бәяләп, матур, эчтәлекле мәкаләләр язучы Римма Умитбаевага, Клара Кутумовага, Рәшидә Бакиевага, Хәмидә Речебакиевага, Наилә Сафиуллинага, иҗади кичәләрдә матур эчтәлекле чыгышлар ясаучы Гөлҗиһан Закировага, Сөнгатулла Бекенинга, Гөлзифа Бакиевага, Сәкинә Нотфуллинага, Нурҗиһан Назыйровага, Мәхмүдә һәм Мансур Әминовларга, Тубыл татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Хәлиловага, Гүзәл Колмәмәтовага, Вәчир һәм Лаемтамак мәктәбе укытучыларына, Тубылның 15нче мәктәбенә, укучыларыма.

Шулай дус-тату булып эшлик һәм яшик, алгы көннәрдә дә Раббым рәхмәтеннән ташламасын, дуслар һәм туганнар, бала-чагалар, оныклар белән игелектә, иминлектә яшәргә язсын. Шигърият яраткан дусларга шушы шигыремне бүләк итәм.

Дусларым гына аңлыйлар,
Уйланган чакларым күп;

Ихлас күңелле дусларның

Рәхмәткә хаклары күп.

Кайчакта алар күрәләр
Минем күзләрем белән.

Бурычлы итеп куялар
Рәхмәт сүзләре белән.

Ә мин күрәм дусларымны
Шагыйрь күзләре белән.
Бурычны түләргә телим
Шигырь сүзләре белән.

Җаным җылытып торалар
Дуслык учагы белән;
Мин аларга рәхмәтемне
Бирәм кочагы белән

Зиһен өстиләр башыма,
Тәм бирәләр ашыма;
Рәхмәт сүзләрен сөртәмен
Күземә һәм кашыма.

Миннән торса, дусларымны
Төрәр идем бәхеткә;
Хөрмәткә лаеклыларын
Күтәрер идем тәхеткә.

Дивана мин, томанамын,
Канәгатьмен азына;
Күпер астына күз салмыйм,
Карыйм борын астына.

Яшәгән чакларым булды
Дошманны да яратып...

Дуслар әйтмәде хатамны,

Дошман күрде арттырып.

Эт өрсен, бүре йөрсен,
Дуслар исән булсыннар;

Исәптә генә йөрмичә,

Санда гына торсыннар,

Гел янымда булсыннар.
Чын күңелдән бу шигырем,
Риза булып калыгыз;
Башка бүләгем юк, дуслар,
Шигырьләтә алыгыз.

Галия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836