#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Туган тел” мастер-классы бәйгесе

последние и лучшие новости искусства в мире

14-422-24 мартта Казанда IV Россия күләмендә үтә торган ана теле укытучыларының “Туган тел” мастер-классы үтте. Бирегә татар, рус, чуваш, мари, удмурт, башкорт, мордва телләрен укыта торган Россиянең төрле регионнарыннан 100 укытучы көч сынашырга килде. Соңгы этапка эләгү өчен һәр укытучыга махсус укытучы сайтын булдыру, ачык дәрес видеоязмасын, укытучының профессиональ эшчәнлегенә кагылышлы презентация, дәрес конспектлары, укыту һәм тәрбия эшенә кагылышлы  программалар, грамоталар, мәкаләләр, укучыларның иҗади эшләре, фотолар һәм башка бик күп мәгълүматлар тупланырга тиеш иде. Шулай ук өлкә күләмендә үтә торган мондый конкурсның җиңүчесе булу мөһим иде. Төмән өлкәсеннән быел өлкәдә үткән шундый бәйгедә беренче урын алуым сәбәпле, бу мәртәбәле чарада туган төбәгем данын якларга мине җибәрделәр.

Программа искиткеч бай иде. Килү белән Казанның 174 нче гимназиясе, яңа гына ачылган атаклы җырчыбыз – Хәйдәр Бегичевның музее белән таныштык. Биредә хатыны Зөһрә Сәхәбиева китергән җырчының шәхси әйберләре, төрле операларда чыгыш ясаган костюмнары җыелган. Музейда эчтәлекле экскурсия булды.

22 март көнне “Мастер-класс” бәйгесе кысаларында Казанның 20 нче гимназиясендә төбәкара семинар үткәрелде. Мәктәп директоры Рәхимә Арсланова кунакларны матур каршы алды, мәктәпнең милли рухта икәнлеген күрсәтте. Монда 14 төбәктән килгән укытучыларга концерт, өч мастер-класс күрсәтелде, Абдуллла Алиш музеенда булу бәхетенә ирештек. Шул исәптән Төмән өлкәсеннән ТОГИРРО доценты, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев “Курайда һәм сыбызгыда татар халык көйләрен яңа технологияләр кулланып уйнарга өйрәнү” темасына мастер-класс күрсәтте. Ахырда галимнәр, гимназиянең тагын бер музеенда милли кием тегүче, рәссам, төрле методлар белән калфаклар чигүче – Флера Калмурзина белән очрашу булды.

23 март көнне Казанның 27 нче гимназиясендә Россия күләмендә “Туган тел” - ана телләр бәйгесе  булды. Укытучылар 15 минутлык мастер-класслар бирде һәм 5 минут үз регионының милли киеме турында сөйләделәр. Мин “Кеше гомеренең агышлары” темасын алган идем. Яңача укытуны критик фикерләү технологиясенең кластер һәм синквейн төзү, дискуссия оештыру методлары белән күрсәтү булды. Шул ук вакытта аудитория белән эшләү кызыклы иде. Мастер-классның фәлсәфи рухта булуы белән оттым. Икенче залда себер татарларының милли киемнәрен яклау буенча презентация һәм төйдереп бию элементларын күрсәттем.

24 март көнне ябылу тантанасы Халыклар дуслыгы йортында булып үтте. Беренче урынны Башкортостан Республикасыннан Гөлшат Мансурова, икенче урынны Пермь краеннан Лилия Мусина, өченче урынны мин яуладым. Гран-при Татарстан Республикасының Арча районы укытучысы Зөһрә Касыймовага бирелде. Укытучыларны Татарстан мәгариф һәм фән министрының  беренче урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар котладылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Бу чараны оештыручыларга – Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына, бигрәк тә регионнар белән хезмәт итүче белгеч Гөлия Мусинага, безгә көн саен ярдәм итүче, Казан шәһәренең Совет районында мәгариф буенча милли эшләр методисты Илвира Касыймовага, шушы ук районның татар теле укытучысы Әлфия Мостафинага, 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арслановага безнең эшчәнлекне кызыклы һәм эчтәлекле иткән өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Шулай ук, Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты директоры Андрей Райдерга, департамент белгече Ольга Гроога, Төмән районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Буторинага, Шыкча урта мәктәбе директоры Гөлнара Кәримовага, шулай ук минем белән барып ярдәм итеп торучы ТОГИРРО белгече Рафаэль Гадиевка, Муллаш урта мәктәбе татар теле укытучысы Азалия Габдрәхимовага, милли киемнәр биреп торучы Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге директоры Лилия Кәримовага чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА, Төмән районының Шыкча урта мәктәбе укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836