#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Максатларың изге, Миләүшә

последние и лучшие новости искусства в мире

16-9Өлкәдәге “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле турында дөньяга билгеле инде. Анда шөгыльләнүчеләр тәҗрибә туплап, аерым да чыгыш ясый башлыйлар. Шулар арасында Миләүшә Бегежанова быелгы җиденче өлкә фольклор фестивалендә вокал буенча беренче урын алуга иреште. Ул Төмән районы, Хәбибулла Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбенең 8 классында белем ала.

- Мин иҗат кешесе, күп нәрсәләр кызыксындыра, - ди Миләүшә үзе турында. – “Шытыр-шытыр” ансамбленә 8 ел элек килдем. “Шытыр-шатыр” миңа бәяләп бетергесез тәҗрибә бирә. Ансамбль белән илдә, чит илдә бәйгеләрдә уңышлы катнаштык. Без бер гаилә кебек. Һәрвакыт бер-беребезгә булышырга тырышабыз.

Үзем балалар бакчасында ук җырлый башлаган идем. Җыр – ул минем бер өлешем. Җыр аша мин хисләремне ачып бирә алам. Күңел түреннән чыгарып җырлыйсың икән, сине тамашачы да ишетә, кабул итә, ышана. Тирә-ягымдагылар җырлавымны мактасалар да, әле күпне ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзер сәнгать җитәкчебез Гаяз Габдуллин мине аерым җырларга өйрәтә.

Миләүшә әле биергә, рәсем ясарга (графика һәм дизайн), фоторәсемгә төшерергә ярата. Спорт, ә аның футбол, волейбол, кикбоксинг төрләре белән дә дус икән. Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын, рус телен, сынлы сәнгатьне, физкультураны, музыканы яратып укый.

Тырыш Миләүшәбез, гади гаиләдә туып-үстем, дисә дә, һәр гаилә ниндидер үзенчәлеге белән аерылып тора. Энесе белән аны тәрбияли торган әти-әниләре икесе дә балалар янында эшлиләр. “Әнием - балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе, ә әтием мәктәптә физкультура һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) фәннәреннән укыта, “Барс” кадет классын җитәкли. Күптән түгел әтием “Педагогик калейдоскоп” район бәйгесендә катнашты һәм “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә икенче урын алды. Аның белән чын-чынлап горурланам”. Ул арада Миләүшә белән дә бик горурланган Дамир Әмирбәк улы. Ничек горурланмыйсың инде: үзең шикелле рәсем ясарга, спортны ярата торган тырыш кызың-йолдызың үсеп килгәндә! Әле ансамбль белән барлык бәйгеләрдә иң яхшы урыннарга ирешеп килделәр, ә хәзер аерым җырчы буларак беренчелекне ала башлады Миләүшә.

– “Шытыр-шатыр” тагын да җиңүләр яулавын дәвам итәр, мин җырым белән кешеләрне шатландырырмын, - дип ышанам, - дип әңгәмәбезне тәмамлады М.Бегежанова. Максатларың игелекле юлдан алып барсын сине, тырыш кыз!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836