#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кеше гомере

последние и лучшие новости искусства в мире

Кеше гомере аз да, күп тә түгел, картаясы килми.... Вагай районы, Юрмы авылында яшәүче Кафия Хәлитулла кызы Ниязованың 90 яшьлек юбилее булып үтте. Әле генә авыл клубында түбәндәге сүзләр белән 70 яшен котлап:

... Хөрмәтле Кафия апа!
Картаерга сиңа иртә әле,
Сиксәндә дә шулай диярсең.
Туксан яшьтә: “Мин карт түгел”,
- дип

Яшьләр белән төшеп биерсең, - дигән идем.

Чынлап та, бүгенге көннәрдә дә ул әле шат йөзле, көр күңелле, саулыклы, акылы дөрес, һәрвакыт җитез, хәрәкәттә, яшьләр белән төшеп биерлек хәле бар.

20 ел узып та киткән. Узган гомерне искә алганда, кайгысы да, шатлыгы да булган.

Кафия апа Юрмы күленең икенче ягында урнашкан Әшле (Лаймы) авылында Тутыйкош белән Хәлитулла гаиләсендә туган. Картинәсе Тимербикә, картатасы Зәйнетдин Зәйнетдиновлар токымын (шәҗәрәсен) башлаучылар икән. Балачагы да, яшьлек еллары да әкренләп эш белән уза. Беркем дә үзенең кем белән гомер итүен алдан белми. Беренче балалары Рәис туа. Яшь ата 5 елга диңгез флотына хезмәт итәргә китә. Кафиясе гаилә учагын сүндермичә саклап торучы хуҗабикә булды. Авылда эш күп. Елга аша гына Карагай агачлардан сагыз агызалар. Эшкуар хуҗалары Сосновка аша Төмәнгә алып китәләр. Тормыш юлдашы армиядән кайткач, район кинофикациягә барып, моторист-киномеханик булып эшкә урнашалар. Вагай районының 12 татар авылына, 6 яшьлек баланы бергә йөртеп, авылдан-авылга кино күрсәтеп йөриләр. Әле ул елларда электр уты юк. Ильич лампалары яктыртмый. Авыл хуҗасыннан ат сорап, кышын чанага, җәен арбага мотор һ.б. төяп, һава торышына карамастан, юлга чыгалар. Барып җиткәч, моторны эшләтергә кирәк. Шулай итеп, төрлесен күрсәләр дә, айлык планны үтәп, мактауга лаек булдылар, премия алып эшләделәр. Һәркемнең үз гомер юлында сагынып искә ала торган мизгелләре була. Шул елларда аралашкан, танышкан, кунып-төшеп, ашап-эчеп йөргән хуҗабикәләрне исемнәрен дә онытмый искә алып, сагынып-мактап сөйли.

... Гомер йомгаклары бик тиз йөгерә. Рәис беренче сыйныфка укырга кергәч, Юрмыда зур гына өй төзеп кино күрсәтәләр. 1962 елда кызлары Лилия, 66 елда Лидия туа.

Балалар зурая, үзләренә кирәкле һөнәрләргә укып чыгалар. Үз тормышлары белән яши башлыйлар. Оныклар да өстәлә бара. Ел саен көзен ял алып, саз җиләге җыеп, аны сатып, балалар, оныкларын укытырга булыштылар.

Рәис Төмәндә “Берлек” оешмасында эшләгәндә, Юрмыда мәчет төзетте, астананы рәтләтте. Кызы Юлия – юрист. Өлкә хакимиятендә эшли. Оныгы Амалия Кафия әбисе шикелле җыр-биюне ярата. Өлкәдә узган ярышларда катнаша. Балалары Марат, Рәвис мәктәптә укыйлар. Бокс белән шөгыльләнәләр, ярышларга йөреп медальләр алып кайталар.

Лилия Төмәндә шәфкать туташы, соңыннан авылда табиб булып эшләде. Кызлары Лиана – Сургут шәһәрендә тикшерүче, Оксана Төмәндә психолог. Мактау кәгазьләре алып эшлиләр, үз тормышлары белән яшиләр. Лидия Ушаково совхозрабкоопта, соңыннан Төмән кунакханәсендә эшләп лаеклы ялга чыкты.

Үзләре 45 ел эшләп, Хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыккач, дин юлына күчтеләр. Кафия апа күрше әбинең өенә йөреп Коръән, догаларны яттан өйрәнде, картын да өйрәтте. Ул авылда имам вазифасын башкарды. Мәетне җир куенына тапшырган көнне, үз токымы янына урын сайлап, догасын укып күрсәтеп йөрде. Мәчеткә йөрделәр, 30 елга якын ислам йолаларын, 40 ясин чыгару, бәбигә исем кушу, никахлаштыру һ.б. йомышларны башкардылар.

2013 елда “Яңарыш” газетасы уздырган “Мин яратам” конкурсында призлы урын алдылар, 65 ел бергә, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, сокланырлык тату гомер итеп, 2015 елның 4 мартында картын соңгы юлга озатып авырсынды.

Хәзер муллалык чылбырын өзмичә кияве Рәхим Аитов дәвам итә.

Кафия апага Ходай сәламәтлек, озын гомер бирсен.

Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА, Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836