#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зур хөрмәт илә

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш”та (10.02.3017 №-6) Фәрит Ермышевның Күкрәнде мәктәбе һәм шәхсән Сара апа Ермышева турында булган шигъри язмаларын, һәрвакыт күңелемдә булган, үз сүзләрем кебек укыдым. Аермасы бары вакыт арасында.

Безгә, 1963нче ел чыгарылышы укучыларына, Сара апа иң элек “Татар теле”, “Әдәбияты” укытучысы һәм җыр дәресләрен алып барган класс җитәкчебез дә иде.

Зур хөрмәткә ия директорыбыз Газиз Ваһап улы Әхмәтов җитәкчелегендә хезмәт иткән данлыклы укытучыларыбызның үлемсез исемнәре бүгенге Күкрәнде мәктәбенең класс диварларын бизәп торуына иманым камил!

Ләкин сүзем 90 яшен билгеләп үткән мәшһүр укытучым – япь-яшь Сара Зәйнетдин кызы турында. Һәр дәресен көтеп алган апабызның сылу гәүдәсенә ятышлы, тузан төшмәс киемнәре пөхтәлеге, җем-кара толымнарын матур итеп җыештырып куюы, карлыгач кара кашларына килешкән шомырт-кара күзләреннән, тышкы гүзәллекне тагын да баета төшкән, эчке илһами матурлык сирпелеп торган күз карашы белән класска керүе сокландыру катыш иркен сулыш бирә иде. Бу урында шундый ук: тырыш, пөхтә, эчкерсез, гадел – апаның тормыш иптәше  Риза абый Вәлитовны искә алмасам, иманыма хыянәт булыр иде. Абый химия, ботаника, физкультура, хезмәт дәресләрен алып барды. Алар, үзләренең искиткеч талантларын дөрес кулланып, укучының күңел дәрьясын ача белүләре белән, һичшиксез, күңелләребездә бик тирән эз калдырган укытучылар. Күпләр инде язганча, апа белән абыйның, хәтта, дәрестән тыш укытуга кыйммәтле вакытларын сарыф итеп, үз фәннәренә ихтирам яулый алуларын, тик иңне-иңгә терәп яшәгән бәхетле фидакарьләр генә булдыра ала дигән фикердә калам. Кайчак, әдәби телдә язганнарым белән кызыксынучыларга: “Күкрәнде 8 еллык мәктәбендә Сара апа Ермышевадан алган сабаклардан”, -  дим. Ахырда, болар барысы да Күкрәнде мәктәбенең сүнмәс дәрәҗәсе дияр идем.

Хөрмәтле Сара апа! Сезне Олуг юбилеегез белән бар ихластан котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек илә балаларыгыз, оныкларыгыз рәхәтендә ак бәхетләргә уралып 100 яшьлек юбилеегызны да каршыларга язсын. Һәм бүгенге форсаттан файдаланып, Сезнең исемдә бүгенге көндә исән-имин булган зур хөрмәткә генә лаек укытучыларым алдында башны түбән иеп чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Бакыйдагыларына оҗмах түре телим.

Зур хөрмәт һәм ихтирам белән укучыгыз Фәхриҗамал УТЯШЕВА.
Вагай районы, Птицы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836