#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Елдагы казанышлар

последние и лучшие новости искусства в мире

2-3Беренче булып Төмән өлкәсенең «Торфяник» мәдәният сараенда татар мәдәнияте көннәре үткәрелде. Өлкә күләмендәге смотр-конкурсларда катнашучыларны гына чакырдылар, алар татарлар күпләп яши торган районнарны тәкъдим иттеләр. Эпидемиологик хәл сәбәпле, залда тамашачы булмады. Барлык чыгышлар да “Төмән вакыты” телеканалында “Себер йолдызлары” программасы кысаларында эфирга чыктылар.

Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, шулай ук өлкә татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән «Дусларга сукмак» программасы чыгып килә.

Ел саен беренче яртыеллыкка Төмән өлкәсенең 100 кешесенә “Яңарыш” газетасына язылырга ярдәм күрсәтелә. Болар - сугыш һәм тыл, педагогик хезмәт ветераннары, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар һәм башкалар.

Хәзер безнең офисыбыз бар. Анда очрашулар, мастер-класслар үтә, яшьләр һәм татар җәмәгатьчелеге җыела. Сайтыбыз эшли башлады.

Тагын да бер горурланырлык хезмәтебез: “Педагогик белем: татар теле, татар әдәбияты” һөнәри әзерлек программасы уңышлы үзләштерелде. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү мәсьәләсе актуаль. Тубыл педагогия институты 9 ай үзләштерү срогы белән татар телен өйрәнүгә, саклауга һәм үстерүгә ярдәм итә торган һөнәргә яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү программаларын тәкъдим итәргә әзер. Яңадан әзерлек узган кешеләрнең гомуми саны - 12.  

Милли спорт төрләрен саклау һәм үстерү юнәлешендә дә эшләр бара. Монда “Батыр” өлкә көрәш федерациясе турында әйтергә була. Бүгенге көндә өлкә буенча 7 спорт секциясендә милли көрәш белән 300ләгән кеше шөгыльләнә. Алар өлкә, төбәкара, ил, халыкара күләмдәге ярышларда катнашалар. Аларга да ярдәм итеп торабыз.

Өлкәбездә татар әдәбиятын бастыруга ярдәм итү буенча эшче төркем утырышларында татар әдәбияты, шул исәптән, музыкаль дисклар һәм җыентыклар басмасы әзерләү турында сөйләшүләр алып барыла.

Ольга Бакиеваның «Орнаменталь сәнгать» уку-методик әсбабы, шулай ук Җәмилә Мирасова җыентыгы бастыру өчен финансланган һәм әзерләнә.

Өлкә татар милли җыр сәнгатен үстерү өчен җирле үзешчән композиторларга, шагыйрьләргә, автор-башкаручыларга, иҗат берлекләренә финанс ярдәм, мәдәният йортлары һәм мәктәпләрен әлеге музыкаль методик әдәбият белән тәэмин итәргә кирәк.

Икенче ел рәттән «Төмән вакыты» телеканалы тарафыннан балалар һәм яшьләр өчен туган телне өйрәнү буенча телевизион проект: укучылар катнашында видеодәресләр гамәлгә ашырыла. Быел 10 дәреснең укытучылары әзерлек программасын үтүчеләр - Эльмира Садыйкова, Гөлнур Зиннәтуллина, Гөлфара Гарипова булдылар.

Ел ахырында «Татар балалар лидер мәктәбе» һәм «Милли чараларны оештыру буенча үзешчән коллективлар өчен мастер-класслар» проектлары тормышка ашырылды. Беренчесе татар яшьләре берлеге белән берлектә узды.

Мастер-класслар берничә районда һәм шәһәрдә оештырыла: Тубыл шәһәре, районы, Аромаш, Вагай районнары.

Гомумән алганда, эш көн саен алып барыла, һәркем районда эшли, гражданнарны кабул итә, кешеләргә безнең юристлар булыша, аучылык һәм күлләр проблемалары буенча районнарга барабыз. Барысын да язып бетереп булмый.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе
Ләйсән ХӨРМӘТУЛЛИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836