#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәт сүзләренә лаеклы табиб

последние и лучшие новости искусства в мире

50-1Тубыл шәһәренең тәҗрибәле, хөрмәтле табибәләренең берсе - Әлфия Моратова. Ул шәһәрнең 15 нче, 4 нче мәктәпләрендә белем алып, Омск дәүләт медицина академиясенә укырга керә. 1998 нче елны педиатрия факультетын уңышлы тәмамлый. Эшкә мөнәсәбәте, тирән белеме, ата-аналар белән уртак тел табып, балаларны аңлап эшләве, мәрхәмәтлелеге белән ихтирам казанган табибә шәһәрнең балалар сырхауханәсендә участок педиатры булып 20 елдан артык хезмәт итә.

2020 елның апрелендә COVID-19 буенча карантинлы чаралар кергәч, яңа коронавирус йогышы белән бәйле авыруларны дәвалау буенча шәһәрдә ашыгыч медицина ярдәме бригадалары оештырылды. Ул монда эшли һәм алар еш кына коронавирус инфекциясе белән авыручы балалар янына баралар. Әлфия Әхсән кызы: “Эшләү, әлбәттә, беренче елны авыррак булды. Халкыбыз да, табиблар да көтмәгән яңа чир белән очраштык. Табибларга, шәфкать туташларына эссе җәй көннәрендә махсус костюмнарда эшләү җиңел булмады. Өйдә дәваланган балаларга да аеруча игътибар таләп итәргә кирәк иде. Хәзер прививкалар бар, зур булмаса да тәҗрибә тупладык, эшләнгән дәвалау схемасы төзелде. Шулай булса да, һәр дәваланучыга шәхси ярдәм, консультация кирәк. Мондый шартларда шәһәр халкына туганнарын, якыннарын кайгыртып, һичшиксез, прививка куярга чакырыр идем. Шулай ук битлек кияргә, кулларны ешрак юарга, саф һавада йөрергә онытмаска кирәк. Үзегезне саклагыз”, - дип әңгәмәбезне башлады.

Әлфия Әхсән кызы хәзерге вакытта “Өмет” шәһәр балаларын төрле авырулардан тернәкләндерү үзәгендә эшли. Монда да табибларга, шәфкать туташларына яңа коронавирус инфекциясе белән турыдан-туры очрашырга туры килә.

Авырып төзәлгәннән соң да, реабилитация, дәвалау чорының дәвамы бу үзәктә үткәрелә. Төрле диагнозлы балалар “Өмет” үзәгендә дәвалана.

Әлфия Әхсән кызы эшләгән участогындагы балалар, әти-әниләр дә аны яхшы хәтерли. Игелекле табиб бүген дә әти-әниләренә киңәшләре белән һәрвакыт ярдәмгә килә. Хезмәт юлында тәҗрибә туплаган елларын искә алып: “2001 нче елда гаилә хәлләре буенча Салехард шәһәренә күченеп килеп, ашыгыч медицина ярдәме станциясенең күчмә линия бригадасы табибы булып эшләдем. 2003 елдан Тубыл шәһәренең балалар поликлиникасында участок педиатры, шулай ук нефтехимкомбинатның санстанциясе бүлеге дежур табибы вазифаларын башкардым. Һәр эш урыны, хезмәттәшләрем яшь белгечкә тәҗрибә туплау өчен яңа мөмкинлекләр бирде. Кайда гына эшләсәм дә, башкарган эшемә җаваплы карадым. Медицина юнәлешендә эшләүчеләр сабыр, кешелекле, мәрхәмәтле, сайлаган һөнәрен яратып, күңелен биреп эшләргә тиеш”, - дип хатирәләре белән уртаклашты.

Әлфия Моратова үзенең эшен җиренә җиткереп башкарган таләпчән кеше дә. Сайлаган һөнәренә тугрылыклылыгы, ярдәмчеллеге, ихласлыгы белән аерылып торган табиб: “Гомер юлымда миңа маяк булган әти-әниемне әйтер идем. Әнием Люция Савельевна - Россиянең атказанган укытучысы, әтием Әхсән Әли улы Шәрипов инженер-механик булып күп еллар хезмәт итте. Абруй казанган хезмәт ветераннары хәзер лаеклы ялда. Сайлаган һөнәрләренә җаваплы караган әти-әниемнең хезмәт юллары, тормышка күз карашлары миңа үрнәк булды”, - ди.

Әлфия Әхсән кызы күкрәк сабыйлары, балалар бакчасына, мәктәпкә йөрүче балалар, аларның әти-әниләре белән уртак тел табып, эшен яратып, фидакарьләрчә хезмәт итә. Ул 2010 нчы елны Салехард шәһәре, 2011 елны Тубыл шәһәре башлыгы Рәхмәт хаты, 2020 нче елны Тубыл шәһәр Думасы рәисе Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Бүгенге авыр шартларда эшләгән, балаларны аңлый белгән изге күңелле якташыбызга сабырлык, рухи ныклык телисе кала.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836