#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән өлкә мәгарифе яңалыклары

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү авылының «Дебют» клубында Төмән өлкәсе укучылары арасында шахмат буенча ХХVI спартакиада узды. Тугыз мәктәбе укучылары: Р.Насыйбуллин, С.Кунакбаев, Р.Манняпова, Заречный мәктәбеннән А.Абрамов, Юрмы мәктәбеннән В.Уразаев, А.Ташбулатова көч сынаштылар. Вагай районы командасы Сорокино, Арамашево, Армизон, Упорово, Исетск, Уват районнары командалары белән ярышты. Балалар шахмат буенча зур турнирларда катнашырга тәҗрибә тупладылар.

Тугыз мәктәбе шахмат түгәрәгенең җитәкчесе - Вайнер Ибуков.

* * *

Октябрь азагында Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәбенең 9-11 сыйныфлар укучылары Александр Рыковның чакыруы буенча Новотроицк авылы мәдәният йортына бардылар. Укучылар өчен авыл китапханәсендә спикер Ольга Двинская якташы – тарихчы-туган якны өйрәнүче, тарих фәннәре кандидаты Александр Петрушинның иҗаты буенча презентация үткәрде. Аннан соң балалар данлыклы фотограф Андрей Черепанов белән очраштылар. Ул сабыйларны «Эпоханың Себер фотоелъязмачылары» дигән проекты белән таныштырды. Бу очрашу бер сәгатькә якын барды, укытучылар да, укучылар да кызыксынып фоторәсемнәрне карадылар, сораулар бирделәр. Мәдәният йорты директоры Александр Петрович кунакларны шат йөз белән озатып калды.

* * *

Тубыл районы, Я.К.Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан башлангыч мәктәбе музеенда 2-4 сыйныфлар өчен «Бишек җыры сере» исемле дәресләрдән тыш уку үткәрелде. Балалар бишек җырларын рус, казах, татар телләрендә тыңладылар. Бишек янында үзләрен әни ролендә сынап карадылар. Бишек җырларының гаилә традицияләрен, серләрен белделәр. Һәр гаиләдә бишек булган, себер татарлары телендә – цәңкелцәк.

Җитәкчеләре – Тәнзилә Тимканова.

* * *

Төмәннең Кырынкүл авылында урнашкан 52 нче мәктәпнең 9 «а» сыйныф укучылары күркәм һәм тылсымлы дөньяда булдылар: аларга Төмән филармониясендә П.Чайковский музыкасына «Лебединое озеро» романтик һәм әкияти балет күрергә язды. Балет белән танышу балаларда әйтеп бетергесез тәэсир калдырды.

* * *

Төмән районы, Шыкча мәктәбендә «Киңәшче белән сәгать» дәресе кысасында 7 «а» сыйныфта «Мөһим турында сөйләшү» дигән дәрес үткәрелде. Аның темасы – «Россия – атом тармагы дөнья лидеры». Укучылар Арктиканың тарихы һәм үсеше белән таныштылар, аның үзенчәлеге, анда яшәүчеләр турында белделәр. Төньяк диңгез юлының әһәмияте, данлыклы атомоходлар турында сөйләштеләр.

* * *

Түбән Тәүде агротехнология колледжы укучылары «Без бергә» Бөтенроссия акциясе кысасында мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү йөзеннән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» флешмобында катнаштылар. Z хәрефе формасында тезелеп басып, сугышчыларга исән-имин җиңү яулап кайтуларын теләделәр.

* * *

Төмән районы, Червишево мәктәбенең нәни укучыларын 1 нче сыйныфка багышлау тантанасы үткәрелде. Мондый ел саен уза торган традицияне октябрь азагында оештыралар.

Интернеттан
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836