#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Аграрии региона полностью способны обеспечить продовольствием жителей Тюменской области. Шулай ук үз продукцияләре белән Россия Федерациясенең башка субъектларын да, хәтта чит илләрне дә тәэмин итәргә әзер. 2022 елның 9 аенда Төмән өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе 70 млрд сумга җитештерелде. Җитештерү индексы 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 113% тәшкил итте. Бүгенге көндә Төмән өлкәсе Урал федераль округында бер кешегә сөт җитештерү, балык үрчетү буенча беренче урынны яулый. Безнең агропромышленность комплексы продукциясе дөньяның 20 иленә озатыла. Быел регионда 2 млн тоннага якын иген урылды, 233 мең тоннага якын бәрәңге алынды. Яшелчәләр югары уңыш бирделәр.

* * *

Ледовую переправу через Иртыш открыли в Тобольском районе. Бекерево авылы районында 5 тонна йөк күтәрүче боз кичүе ачылды. Бу көннәрдә Тубыл районында үтеп керергә авыр булган яшәү пунктларына кышкы юллар һәм боз кичүләре ясалачак.

* * *

В Тюмени появится новый реабилитационный центр для инвалидов с гостиницей и бассейном. Бина комплексын Энергостроителей урамында, 63 нче мәктәп янында төзергә планлаштырганнар. Күп функцияле шушы үзәктә пациентларны табиблар кабул итәчәкләр. Тернәкләндерү кабинетлары, ЛФК һәм психологик ярдәм заллары эшләячәк. Янәшәдә инвалидлар һәм аларны озатучыларга кунакханә, спорт блогы, концерт заллы мәдәният-ял итү үзәге салыначак. Үзәктә реабилитацияне өлкәннәр дә, балалар да алырга мөмкин.

* * *

На трассе Тюменской области работают передвижные пункты обогрева. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (МЧС) андый 10 пункты хәрәкәт итә. Экстремаль түбән температура булганда аларда шоферларга һәм пассажирларга ярдәм күрсәтеләчәк. Пунктларда җылынырга, медицина ярдәме алырга була. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре автомобильне буксирларга әзер. Белгечләр шулай ук техник сорауларны хәл итәргә булышалар.

* * *

В Тюменской школе оборудовали пошивочный цех для нужд мобилизованных. Казанский районы мәктәбе коллективы 32 патрон сумкасы, 12 носилка һәм 6 каремат (тагын 30 данә тегелә) әзерләде. Новоселезнева мәктәбенең технология кабинетында алты электр һәм кул машинасы эшли. Алар мобилизацияләнүчеләргә мөһим материал әзерлиләр. Берәүләр кисә, икенчеләр тегә, сүтә. Бер атнада монда егермеләгән кеше эшләде. Алдагы көннәрдә плащ-палаткалар тегәчәкләр.

* * *

В Тобольске отреставрируют объекты на Завальном кладбище. Эшләр 2023 ел башында башланачак. Маршрутта беренче – рәссамчы Михаил Знаменскийның кабере. Аннары Петр Словцов, Петр Ершов, Иван Менделеевның, декабристларның каберләренә реставрация ясап, тәртипкә китерәчәкләр. Кызылармиячеләрнең каберләренә дә игътибар биреләчәк. Завальный зираты – туристик маршрутның бер өлеше.

* * *

В Тюменских пунктах временного размещения дают концерты. Вакытлыча урнашу пунктларында яшәгән Донецк, Луганск, Запорожье, Херсон гражданнарына автор-башкаручылары гитарада уйнап мини-концерт куйдылар. «Премьера» проекы «Браво», «Хали-гали» төркемнәре җырларын башкардылар. Моннан тыш студентлар бу гражданнарга төмәнлеләр җылы сүзләр язган открыткаларны, балаларга гуманитар ярдәм тапшырдылар.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836