#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Батырлыгы үрнәк итеп сөйләрлек

последние и лучшие новости искусства в мире

12-9Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары ерагая бара. Сугыш ветераны Нурмөхәммәт Мөхәммәди улы Мортазинның безнең арабыздан киткәненә быел 35 ел була. Онытылмаслык сугыш еллары, әти-әнисе, балачагы турында Нурмөхәммәт Мөхәммәди улының кече кызы Мәүҗидә Нурмөхәммәт кызы Сәетова хатирәләрен барлады.

- Әбиебез Сәхибә тумышы белән Көсәйкүл авылыннан, бабаебыз Мөхәммәди Сатылганнан була.

Сугыш елларындагы ачлыкны, җитешсезлекне күргән күп балалы гаиләдән аларның ике уллары Бөек Ватан сугышына китәләр. 1921 нче елны туган уллары Мөхәммәдъяр Ленинград янында барган канкойгыч бәрелешләрдә катнаша, монда ул хәбәрсез югала. Фашизмга каршы көрәштә күп якташларыбыз шунда башларын сала. Икенче уллары Нурмөхәммәтне 1943 нче елны 17 яшендә сугышка алалар. 612 нче укчы полк беренче Белоруссия фронтында барган сугышларда фашистлардан Литваны, Белоруссияне, Көнчыгыш Пруссияне азат итә. Әтиебез Берлингача җитеп, 9 нчы май - Бөек Җиңү көнен Берлинда каршылый. Аңа Ерак Көнчыгышта Япония империалистларыннан чикне саклау бәрелешләрендә дә кыю катнашырга туры килә. Литвадан Япониягә кадәр үткән Нурмөхәммәт Мортазинны бүләкләү документларында, медальгә тәкъдим итүдә болай язылган: “...Икенче пулеметчылар ротасы төзәүчесе Н.Мортазин Литва ССРның Шакяй җирлегендә пулеметтан атып 14 фашистны юкка чыгарды һәм кыю алга чыкты». III дәрәҗәдәге «Дан» ордены белән бүләкләү кәгазендә: ”Япон империалистларына каршы Маньчжуриядә барган сугышларда катнашкан Мортазин 1945 елның 14 августында Мадаоши станциясе өчен барган көрәштә дошманның көчле уты астында сугышка кирәкле корал алып килә һәм шуның ярдәме белән дошман һөҗүменнән чыгалар”. Сугышчан казанышлары өчен өченче дәрәҗәдәге Дан ордены, “Батырлык өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре, Маршал Иосиф Сталинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә”, - дип фото сурәтләрен, документларын күрсәтеп сөйли Мәүҗидә апа.

Сугыштан туган ягына Нурмөхәммәт Мортазин 1947 нче елны кайтып, Сатылган авылының тылда тырышып эшләгән, авылның бик чибәр, тырыш Мөнәвәрә Айсатулла кызы белән гаилә коралар. Алар үз көчләре белән йорт төзиләр, бакча утырталар, хайван асрыйлар. Балаларын тәрбияләп үстерәләр, укыталар. 5 кыз, 2 егет әти-әниләре турында истәлекләрен кадерләп саклыйлар. Мәүҗидә апа: ”Бөек Ватан сугышыннан соң авыр еллар булса да, халкыбыз тыныч, сугышсыз тормышка сөенеп көн күрде, илебез киләчәге өчен тырышып эшләде. Безнең әти-әниебезнең гомер юллары хезмәттә үтте. 100гә якын каз асрадылар, кура тулы сыер, бозаулар булды. Кече вакытыбыздан безне эшкә өйрәтеп үстерделәр. Әтиебез дәһшәтле сугыш елларында кайгы-хәсрәтне күп күрсә дә, йомшак күңелле иде, якыннарын хөрмәт итеп, балаларын яратып яшәде. Радиодан, я пластинка куеп “Сарман” җырын тыңлады. Сугыш турында сорасак, сөйли иде. Коточкыч сугыш еллары, сугышта башларын салган сугышчан иптәшләре дә аның күз алдында булган сыман иде. Туган авылында әтиебез елга портында, аннары аэропортта балта остасы булып лаеклы ялга чыкканчы эшләде. Кызганычка, пенсиясен алып, рәхәтен күреп яшәргә аңа насыйп булмады. Август аенда лаеклы ялга чыкты, сентябрьдә йөрәк авырудан кинәт вафат булды. Сугышта булганнарның күңел һәм тән яралары күпләрнең гомерен иртә өзде. Күпме вакыт узса да, ата-бабаларыбызның, бу буын кешеләренең батырлыклары һәммәбезнең исендә. Тубыл шәһәренең яңартылган Җиңү мәйданында безнең әти-әниебезнең сурәтләре дә бар. Һәр гаиләдә фаҗигале сугыш еллары, сугышта вафат булганнар онытылмаячаклар”, - дип, хатирәләре белән уртаклашты. Мортазиннарның кызлары, уллары, 15 онык, 14 нәбәрәләре ветеран әтиләре, бабалары турында истәлекләрен кадерләп саклыйлар. Чынлап та, 17 яшендә сугышка китеп, батырларча сугыш юлын узып кайткан ветеран Нурмөхәммәт Мөхәммәди улы Мортазинның сугышта күрсәткән батырлыкларын оныкларына, яшь буынга үрнәк итеп сөйләрлек. Бабаларыбыз яулап алган күгебез аяз, дөньялар тыныч булсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836