#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Пандемия чорында фельдшерның эше

последние и лучшие новости искусства в мире

52-8Төмән өлкәсенең авыл районнарында коронавирус хәзер, беренче дулкын чорыннан аермалы буларак, сирәк күренеш түгел. Яз һәм җәй айларында бу зәхмәтне эләктерү очракларыннан соң, авылларда яңа авырулар саны көз һәм кыш килү белән артты. Соңгы атнада COVID-19 очраклары 22 районның сигезендә генә теркәлмәгән. Хәзерге вакытта Төмән өлкәсендә 18 йогышлы авырулар госпитале эшли. Вируска каршы көрәш фронтын көчәйтү өчен ашыгыч ярдәм машиналары, компьютер томографлары һәм районнар өчен күчмә амбулаторияләр сатып алынган.

Авылдагы хәл

Вагай районында да хәлләр хәвефле. Коронавирус белән авыручылар саны арта бара, авыруларның хәле катлаулану очраклары да бар. Район үзәгендә поликлиника эшли. Җиңел формадагы вирус белән зарарланган кешеләрне резервациягә, кызыл зонага, Вагай хастаханәсенә урнаштыралар. Ә авырракларын Тубыл моногоспиталенә озаталар. Район хастаханәсендә медицина учреждениеләренә һәм пациентларга барып җитү өчен ашыгыч ярдәм автомобильләре яңартылды. Бүген медицина хезмәткәрләренең эше бик күп.

9 нчы өлкә хастаханәсенең барлык медицина персоналы коронавирус белән көрәшкә мобилизацияләнгән, укулар үткәннәр. Пандемия чорында район авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләре аңлату эшләре алып баралар, вирус таралуга юл куймас өчен Роспотребнадзорның эпидемиягә каршы барлык таләпләрен үтиләр.

Фельдшер белгечлеген сайладым

Әскәр Рәшит улы Моратов Вагай районының Домнина авылында туган. Мәктәптә яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә. Вагай урта мәктәбендә урта белем ала. Белгечлекне сайлап алуда шикләнмәгән, аңа авыруларны дәвалаучы ак халатлы табиблар ошаган. Әнисе дә медицина хезмәткәре булырга киңәш итә. Һәм яшь егет Тубыл медицина училищесына укырга керә, фельдшер белгечлеге ала.

Аннары югары белем алырга карар итә, Тубыл педагогия институтының көндезге бүлеген тәмамлый, педагог-психолог була. Бер ел Хабаровск шәһәрендә сак батальонында санинструктор булып хезмәт итә. Хәрби частьта кече сержантны яхшы хезмәте өчен Мактау грамотасы белән бүләклиләр.

Хезмәт эшчәнлеген «Вагай районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»дә социаль эш һәм инвалид балаларны тернәкләндерү буенча белгеч булып башлый, анда ике ел эшли. Соңрак Әскәр Рәшит улы ике ел Ханты-Мансийск шәһәрендә яши, анда тормыш ярын таба, Ирина Михайловнага өйләнә. Анда ул шәһәр хакимиятенең җир комитетында кадастр эшләре инспекторы булып эшкә урнаша.

Әскәр Моратовны һәрвакыт туган ягы тартып тора. Ул гаиләсе белән өенә кайта, Касьяново фельдшер-акушерлык пунктына мөдир булып урнаша, анда бүгенге көндә дә эшли. Аның инде җиде ел медицина стажы бар, гомуми хезмәт стажы 11 ел. Аңа авыруларны дәвалау, газапларын җиңеләйтү, авылдашларына ярдәм итү бик ошый. Аны халык, коллегалары хөрмәт итәләр.

Махсус бригадада эшләү

Авыл медицинасының тормыш ритмы һәм эше пандемия чорында кискен үзгәрде. Коронавирус Вагай районы медиклары эшенә җитди төзәтмәләр кертте. Барлык персонал халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен көрәшкә кушылды. Район хастаханәсе коллективы ашыгыч режимда эшли. Һәр хезмәткәргә эш артты. Баш табиб боерыгы буенча коронавирус белән авыручыларга ярдәм күрсәтү өчен ике махсуслаштырылган бригада булдырылды. Район территориясе зур, торак пунктлар район үзәгеннән һәм моногоспитальләрдән ерак.

Әскәр Рәшит улы Моратов июль аеннан Касьяноводан чакыртып алынган, хәзер ул махсус бригада составында эшли. Тик ул үз авыруларын ташламый, ярдәм итә. Барлык халык гриппка каршы прививка ясата. Эш хәзер кискен үзгәрде, киеренке чор, куркыныч та. Коронавирус йоктыручылар иң элек фельдшерны чакыралар.

- Мин гади фельдшер, миңа коронавирус белән эшләргә туры килә. Ковидтан курыкмыйм, хәер, аңлыйм, вирус минем өчен куркыныч. Ләкин эшкә барырга кирәк. Шуңа күрә без, медиклар, һәрвакыт хәрби әзерлектә, - дип сөйли Әскәр Рәшит улы.

Әскәр Рәшит улы махсуслаштырылган машинада Вагай һәм башка авыллардагы пациентларга чакыру буенча бара. Ул, нигездә, COVID-19 булуына шикләнгән авыруларга ярдәм күрсәтә. Ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе белән чакыруларга барлык саклык чараларын үтәп юл алалар, махсус саклагыч костюмнар кияләр.

Урынга килеп, фельдшер пациенттан эпидемиология анамнезы мәгълүматларын ачыклый. Лаборатория тикшеренүе өчен биологик материал (мазок) ала, тыңлый, тән температурасын тикшерә, кирәк булганда беренче медицина ярдәме күрсәтә. Авыру турында бөтен мәгълүматларны җыя һәм поликлиникада терапевтка тапшыра. Амбулатор рәвештә дәваланганда зарарланучыларны контрольдә тота.

Пациентка барып кайтканнан соң алар машина йөртүче белән бер-берсен эшкәртәләр. Сырхауханәгә килгәч, автомобильне дә дезинфекциялиләр. Коронавирус расланган кешеләргә дә барырга туры килә. Авыручыларны башка бригада госпитализацияли, резервациягә урнаштыралар яки моногоспитальгә алып китәләр. Махсус бригада әгъзаларының эше куркыныч,

Район хастаханәсендә дә авырулардан Әскәр Рәшит улы күп кенә уңай бәяләмәләргә лаек булды. Намуслы һөнәри эшчәнлеге, үз вазифаларына җаваплы каравы өчен ул 9 нчы өлкә хастаханәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Ул әле Вагай хәрби комиссариатының фельдшеры, чакыру комиссиясе секретаре да.

Әскәр Рәшит улы – игелекле, ярдәмчел кеше, тәҗрибәле табиб, ике баланың кайгыртучан әтисе, гаилә башлыгы. Гаиләдә барысы да тату яши, шәхси йортларын тәртиптә тоталар, яшелчә, бәрәңге утырталар. Аның яраткан шөгыле - умартачылык. Ул авыл ир-атына хас бар эшне дә белә.

52-7Әскәр Моратов вагайлыларга сәламәтлекләрен сакларга, саклык чараларын һәм шәхси гигиенаны үтәргә, битлек режимын бозмаска, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, өзлегүләр эшләмәс өчен халык медицинасына мөрәҗәгать итмәскә киңәш итә. Кешеләр җыелган урыннарда йөрмәскә тырышырга, бигрәк тә өлкәннәргә өйдә утырырга кирәк. Коронавирус - җитди авыру, туганнарга ешрак шалтыратырга, хәл-әхвәл турында белешергә, бер-береңне кайгыртырга кирәк.

Илдә «Игелек пандемиясе» һәм «Рәхмәт, доктор!» акцияләре игълан ителгән. Табибларга аларның эшендә ярдәм итү, сәламәтлек һәм тормышыбыз өчен көрәшүләренә рәхмәт белдерү – һәр гражданның бурычы. Якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836