#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ике юбилеең белән, хезмәттәшебез!

последние и лучшие новости искусства в мире

47-2Хезмәттәшебез Диләфрүз Фәхретдинованың икеләтә юбилей бу айда. Беренчесе, иң кадерлесе – аның гомер бәйрәме – 50 яшь тула. Икенчесе – “Яңарыш”та эшли башлавына 25 ел булды.

Матур табигатьле, яшел болыннарга, бай урманнарга уралып утырган Киндерле авылында танылган укытучылар Шамил Сәфәрбәк улы һәм Рәшидә Фәрид кызы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Әтисе – тарих фәненнән белем бирә, әнисе – татар теле һәм әдәбиятын, немец телен укыта. Әлбәттә, Диләфрүз дә тарих һәм әдәбият белән кызыксынып үсә.

Тагын да әтисенең урманга сунарга, балыкка йөрергә яратканын яратып сөйли ул. Ике апасы, абыйсы белән мул тормышлы гаиләдә эш белән тәрбияләнеп үсәләр алар. Ул арада энеләре дә кул арасына керә башлый. Олыраклар белән бергә печән чабарга йөриләр. Әтиләре, үзләренең кура тулы мал булу өстенә, печәнне сатар өчен әзерләргә дә җаен таба. Малның төрлесе янында тавык-чебеше, казы-үрдәге дә үсә. 5 баланы тәрбиялисе, укытасы җиңел генә бирелми.

Ул арада балалар туган ояларыннан тарала да башлыйлар. Диләфрүзгә дә киләчәге турында уйларга вакыт җитә. 10 классны тәмамлаган яшь кыз өлкәдә иң эре оешмаларның берсе - камволь-постау комбинаты училищесына укырга керә. Аның ярты елында эшенең үзәгендә кайнарга туры килә: станоклар артында практика үтә, эш хакы да ала әле. Тик күңеленә ошап җитмәгәндер инде. Авылында балалар бакчасына тәрбияче булып эшләргә чакыруны хуп күреп, тизрәк туган өенә ашыга. Алай да әдәбиятны ярату хисе күңелне канатландырып тора бит әле. Туры Тубылның педагогия институтына барып керә. Рус-татар бүлегендә укыган елларын бер яктан яратып, икенче яктан гаҗәпләнеп искә ала ул:

- 1991 елда укырга кердем. Тормышның иң авыр – кризис еллары: куркыныч, акча юк. Апаларның үз гаиләләре, балалар белән өйдә утыралар. Әти белән әни мал-туар үстереп, бәрәңге утыртып сатып укыттылар. Ашарга юк, өскә кияргә юк.

Дипломлы белгеч Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбенә укытучы булып урнаша. Бер чарага “Яңарыш” журналистлары килгәч, редакторыбыз Азат абый Сәгыйтов Диләфрүзне очратып, редакциягә эшкә чакыра. Шамил абый газетаның кадерле кунагы, хәбәрчесе була, Диләфрүз дә язгалап тора. Менә шул 1996 елдан бирле Диләфрүз өлкәдәге шигырь язучы осталарны барлап, шигырьләрен тәртипкә китереп, ай саен бер бит итеп әзерләп укучыларга җиткереп килә. Тагын да балалар белән дус ул, ай саен “Балалар сәхифәсе”ндә аларны төрле кызыклы шәхесләр, хәлләр, әкиятләр, сәләтле яшьтәшләре белән таныштырып тора. Һәм дә “өлкә хәбәрләре”, дигәндә Диләфрүз күз алдына килә. Аларны сан саен алыштыргысыз әзерләүче ул. Күбрәк тәрҗемә эше белән булганга, алданрак рус материалларын да тәрҗемә итәргә аңа бирә идек. Хәзер инде үзе генә өлгерә алмый. Милләттәшләребезнең язасы килгән сүзләре күп, ә татар телендә язу өчен белемнәре аз. Табигать, тырыш кешеләр, якташлары, тарихи вакыйгалар – аның яраткан темалары. Ул аларны тәмләп, укучы шул вакытларны күз алдына китерерлек оста итеп яза белә. Хәтере яхшы, һәр мизгел исендә. Бигрәк тә акчасызлык, 6 ай буе эш хакы алмаулар онытыла торган түгел. Тагын да чит төбәкләрдә яшәүче газета укучыларыбызның якын дусты да бит Диләфрүз. Газета Төмән өлкәсенең көньягында гына почта аша таратылганга күрә, чит төбәкләрдәге укучыларга, төрле оешмаларга конвертка салып җибәрә ул “Яңарыш”ны.

“Милләтпәрвәр шәхесләр тәрбияләүче белем учагы - “Балалар сәхифәсе” бүлеген алып баручы Диләфрүз Шамил кызы Фәхретдинова мәктәп укучыларының иҗади эшләрен – хикәя, шигырьләрен мактап, яратып телгә ала. Ул агропромышленность хезмәткәрләренең эшчәнлеген, мәктәпләр, балалар, тәрбия мәсьәләләрен дә чагылдырган мәкаләләр яза.

Диләфрүз мәрхүм Азат Сәгыйтовның шәкерте, 10 ел буе аның өйрәтүендә, аның кайгыртучанлыгында чыныгып, бүгенге көндә фикер тирәнлегенә ия мәкаләләр иҗат итүче журналист инде ул. Кешеләргә ачык, йомшак мөгамәләле, эшчән, тырыш, кешелекле шәхес”, - дип бәяли Диләфрүзне «Яңарыш» - олпат елъязма” мәкаләсендә Россия Федерациясенең һәм Татарстанның журналистлар Союзы әгъзасы, ветеран укытучы Люция Хәбибуллина.

Аз һәм туры, төпле сүзле, әйтсә – өзеп әйтә торган, эшен җиренә җиткереп башкаручы, төгәл, әйткәнен һәрвакыт үтәргә тырышучы хезмәттәшебез кызы Алсуны тәрбияләп үстерде, белем алырга ярдәм итте. Хәзер ул үз һөнәре буенча тырышып эшли, мактаулы белгеч.

Диләфрүз Шамил кызы фидакарь хезмәте өчен өлкә губернаторы Владимир Якушев исеменнән Рәхмәт хаты, Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамотасы, “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медале һәм башка күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Яшәү рәвеше, рухи халәте, милли сыйфатлары, эш-гамәлләре, тормыштагы максатлары, уй-кичерешләре, характер үзенчәлекләре, яшәеш серләре, фәлсәфи уйланулары белән якын, кадерле ул безгә һәм укучыларына.

Юбилейлы туган көнең белән сине, Диләфрүз!

Оптимизм һәм ышаныч, шатлык һәм бәхет, муллык, текә идеяләр һәм лаеклы бүләкләр тормышыңны яктыртып торсыннар. Сине яраткан туганнарың һәрвакыт яныңда булсыннар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836