#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сала мәчетендә

последние и лучшие новости искусства в мире

23-7Бөек Җиңү көненә сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызга, сугыштан исән кайтып, соңыннан дөнья куйган абый-бабаларыбыз, тыл ветераннарыбызның рухларына багышлап Яркәү районы, Сала авылы мәчетендә хәтер мәҗлесе үтте. Бөек бәйрәмгә мәчеттә зур әзерлек алып барылган. Оештыручы-башкаручылар: мәчет имамы Ишмөхәммәт Аитов һәм Сабирә Фәйзуллина. Мәчеткә бик күп кеше җыелган: картлар, яшьләр, бала-чагалар. Ислам дине юлына баскан авылдашларымны, бигрәк тә балаларны, яшьләрне күреп, бик шатландым, димәк, киләчәктә дә авылыбызда иминлек булыр, дип уйлап куйдым. Бик җылы хисләр яңарды.

Бу мәҗлес Рамазан аена, Ураза вакытына туры килгәч, халык ифтарга чакырылган. Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин килде. Мәҗлесне Сала авылы мәчете имамы Ишмөхәммәт Хәсим улы башлап җибәрде. Ул: “Үз илеңне, дәүләтеңне саклау – һәркемнең изге бурычы”, дип Коръәндә язылган. Газиз илебезне, сөекле дәүләтебезне, халкыбызны дошман илбасарларыннан саклап калу өчен безнең Сала авылыннан да сугышка киткән ата-бабаларыбыз, абыйларыбыз безнең якты киләчәк, тыныч тормыш өчен башларын салдылар, күпләре сугыш кырларында ятып калдылар. Без аларны һәрвакыт истә тотып, догада булырга тиешбез. Бу безнең рухи бурычыбыз. Балаларыбызга, оныкларыбызга алар турында һәрвакыт сөйләп, бу изге мирасын васыять итеп калдырырга тиешбез”, - дип сүзен тәмамлады.

Намаз вакытында яшьләрне, балаларны Сабирә апа рәткә китереп бастырды. Бик моңлы тавышы белән Эмиль Әнвәров азан әйтте. Намазлар Фатыйх хәзрәтнең Ислам диненең кеше язмышында зур тәрбияви роле турында әңгәмәләре белән чиратлашып барды. Рамазан аенда Кадер кичәсе турында сөйләде.

Бөтен көчен, гомерен ислам динен үстерүгә багышлаган, татар халкы өчен янып-көеп яшәүче, киң күңелле Фатыйх хәзрәт балаларны башларыннан сыйпап, кочып, игътибар биреп алар белән сөйләште.

Саладан сугышка китеп кайтмаган ир-егетләргә, кайтып та соңыннан дөнья куйган абый-бабаларыбызга, әтиләребезгә зур хөрмәт белән догалар укылды.

Халыкны караучылардан Гөлҗамал апа Рябикова һәм бердәм Сала хатыннары бик мул өстәл әзерләгәннәр. Оештыручылар, ярдәм кулы сузучыларның һәркеменә олы рәхмәт белдерәсем килә.

Рәхилә УРАЗАЕВА. Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836