#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Строительство новых школ – приоритетная задача региона, заявил губернатор. 2020 елда Төмән өлкәсендә дүрт шәһәр һәм биш авыл мәктәбе ачылачак. Нәтиҗәдә, регионда уку өчен 3 мең 372 яңа урын барлыкка киләчәк. Моның турында Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор РФ Президентының Урал федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле каршындагы социаль сәясәт советының онлайн режимында узган утырышында хәбәр итте. Ул өлкәдә “Мәгариф” милли проектының үтәлеше турында сөйләде. “Төмәннең Кырынкүл микрорайонында, Тубыл районы, Хуҗайлан авылында яңа мәктәпләр 1 сентябрьдә балаларны кабул итәчәкләр. Төмәндә 1 200, Уват районының Горнослинкино авылында 60 урынга исәпләнгән мәктәпләр төзелеше тәмамланып килә, октябрьдә ачылачаклар. Тагын җиде мәктәп өлкә казнасы хисабына салына. 2020 елда 62 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт үткәрелде. Тагын 28 мәктәп төзелеше өчен проект документларын әзерләү бара. Аларда 10 мең бала белем алачак”, - дип сөйләде регион башлыгы.

* * *

В основном работали на свежем воздухе. Төмәндә “Мэр отрядлары”ның йомгаклау дүртенче сменасы тәмамланды. Ул нибары биш эш көне дәвамында барды. Быелгы сезон Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Укучыларга 40ка якын һөнәр сайларга тәкъдим иттеләр. Бу сезонда шушы эштә 4,5 мең егет һәм кыз катнашты.

* * *

Тобольский аэропорт примет первых пассажиров в 2021 году. Бүгенге көндә очу кырын төзекләндерү эшләре тәмамланды. Аэропортны 2021 елда аэровокзал комплексы һәм башка объектлар эксплуатациягә тапшырылганнан соң ачылыр дип планлаштыралар.

* * *

В Тюменской области возобновили работу музеи. Биш ай онлайн режимда эшләү уңышлы булды. Әмма гадәти тормышка әйләнеп кайту тармак хезмәткәрләре һәм килүчеләр өчен шатлыклы вакыйга. Өлкәдә 40 музей эшли. Алар музей комплексларының корылыш бүлекчәләре составына керә. Шул исәптән 15 муниципаль һәм 25 дәүләт музее бар. Бу учреждениеләрдә Роспотребнадзор тәкъдимнәре нигезендә санитар-эпидемиологик эшкәртү үткәрелде.

* * *

Чемпионат России по лыжным гонкам – 2021 пройдет в Тюмени. Турнирны бишенче тапкыр “Жемчужина Сибири” кабул итәчәк. Мондый карар Россия биатлончылар берлеге, илнең чаңгы узышлары федерациясе, Төмән өлкәсе һәм Югра белән берлектә кабул ителде. Төмәндә быел язын коронавирус аркасында Россия чаңгы чемпионаты уздырылмады. Бу дисциплиналар буенча милли форумнар икенче сезонга күчерелде. Шушындый ярышлар “Жемчужина Сибири” спорт комплексында 2011, 2012, 2014, 2016 елларда үткәрелде.

* * *

В Тюмени онкологи получили уникальный хирургический лазер. Аны сатып алу өчен акча өлкә казнасыннан бүлеп бирелде. Яңа җиһазны “Медицина шәһәре” онкология үзәгенә кайтардылар. Хәзер бугаз яман шешен дәвалау минималь травма белән – бернинди кисемсез үткәреләчәк. Төмән онкологлары заманча җиһазны үзләштерделәр һәм аны практикада актив кулланачаклар.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836