#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Иҗат салават күпере” мәйданчыгында

последние и лучшие новости искусства в мире

27-14Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәге каршында оештырылган “Иҗат салават күпере” балалар мәйданчыгының беренче сменасы эшен тәмамлады. Шатланырга тиеш иделәр дә бит, әмма балаларның кәефләре төшенке. Чөнки аларның биредән кайтасылары килми, бер ай эчендә “Иҗат салават күпере” лагеры алар өчен туган йортлары кебек якын булып өлгерде.

Шушы вакыт эчендә могҗизалы, әкияти ял көннәре бүләк иткән тәрбиячеләргә, ярдәмчеләргә һәм хезмәткәрләргә балалар рәхмәтләрен белдерделәр. Саубуллашу көнен программадан бераз тайпылып, татар халык ризыгы - чәк-чәккә багышладылар. 27-15Чөнки чәк-чәк - ул кояш һәм кунакчыллык символы. Кызлар тәрбияче Миләүшә апа Яценович белән бергә камыр изеп, чәк-чәк әзерләгәндә, малайлар футбол, шахмат уеннары буенча оештырылган бәйгеләрдә көч сынаштылар. Чәк-чәк әзер булгач, татар телендә шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, әкиятләр сөйләп чәй эчтеләр. Мәдәният үзәге җитәкчесе Илчан Хөснетдинов: “Бу көннәрне балалар күңелләрендә озак сакларлар дип ышанабыз, чөнки алар бик күңелле ял иттеләр. Яңа дуслар таптылар, җырлар, биюләр, яңа уеннар өйрәнделәр. Без аларга: “Сау булыгыз”, - дип түгел, ә: “Киләсе сменада очрашканга хәтле, дип әйтәбез”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836