#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Быелгы “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” сайланды

последние и лучшие новости искусства в мире

16-1210 тапкыр үткән “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләренең алыштыргысыз оештыручылары - өлкә татар Конгрессы һәм Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге бик нык тырышканнар. Тантана быел бик матур итеп ремонтланган “Нефтяник” мәдәният сараенда үтте. Сәхнә бизәлешендә дә соңгы техник казанышлар кулланылган. Егет һәм кызларның киемнәрендә дә юбилей рухы бар иде. Тагын да бу рух 10 ел буе бу бәйгеләрнең финалчысы булу бәхетенә ирешкән чибәр һәм батырларның җыелышып тамашачы каршына чыгуларында нык сизелде. Никадәр батыр, матур, булган, уңган милләттәшләребез бар! Аларның күбесе үзләре сайлаган өлкәдә уңышларга ирешеп, исемнәрен өлкә, ил, дөнья күләмендә яңгыратып торалар.

Монда алган чыныгу аларга тормыш юлында бик ярдәм иткән, бу турыда катнашучылар үзләре “Мой портал” сайтында сөйләделәр. Бу тамашада да 2008 елгы бәйгенең финалында катнашкан Эллина Сәитова әзерләгән себер татарлары милли киемнәренең яңа дизайнер коллекциясе дә тамашачы күңеленә хуш килде.

Аларга Римма Вәлиева ясаган милли үзенчәлекле калфаклар,  егетләрдәге брошкалар аерым бер күркәмлек өстәде. “Социаль эшмәкәрләр” оешмасының бер юнәлеше булган “Әбием” бренды кәләпүшләре тырыш егетләр башын гына түгел, үзләре әйткәнчә, “оештыручыларның берсе – өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты председателе Ринат Насыйровның зирәк башын да бизәде”. Ә  Римма җиңүчегә - “Себер йолдызы”на да махсус таҗ булдырган.

Гадәттәгечә, бәйгеләр кастингтан башланды. Анда иң шәп 7 егет һәм 7 кыз сайлап алынды. Алар финал алдыннан ике атна “Витязь” лагеренда әзерлек чорын үттеләр: тел, мәдәният, дин буенча дәресләрдә катнаштылар, бию хәрәкәтләрен, дефилены өйрәнделәр, аш-су, көрәш серләренә төшенделәр һәм дуслык хисләре белән бүлештеләр. “Мой портал” сайтында турыдан туры эфирда сәләтләре белән таныштырдылар. Йолдызларга тагын бер төркем өстәлде.

Бәйге тел, мәдәниятне саклау, үстерү турындагы әһәмиятле сүзләр белән барлык игътибарны сәхнәгә тарткан кереш өлештән башланды.

Бәйрәм белән котларга милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров, Ринат Насыйров чыктылар. Алар бөек халкыбызның искиткеч яшьләрен күрсәтергә кирәклеген, аларның якты киләчәгебез булуын билгеләп үттеләр. Халкыбызның танылган алып баручысы, җырчысы, бишенче тапкыр бу бәйгегә чакырылган Зөлфәт Зиннуров һәм якташыбыз, шулай ук танылган телетапшырулар алып баручысы Айгөл Рәхмәтуллина хөрмәтле жюри әгъзаларын игълан иттеләр. Быел алар ике составта эшләделәр. Беренчесендә оештыручылар һәм билгеле шәхесләр булса, икенчесендә бәйгеләрнең элекке еллардагы катнашучылары иде.

Тамашаны күмәк бию белән быелгы финалга үтүчеләр ачтылар. “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” дип язылган футболкалар,  милли бизәкле камзуллар кигән яшьләр аннары татар телендә үзләре белән таныштырдылар. Рушан Гизатуллин, Равил Ямбаев, Зөлфәт Хәкимов, Гөлнур Зиннәтуллина – Төмән шәһәреннән, Салават Сөрмәтов – Екатеринбургтан, Данир Йортлыбаев – Ялутор районы, Бумаер авылыннан, Елена Вәлиева – Сәелдән, Илнар Колмәмәтов – Тубылдан, Рушан Кучкилдин - Курган өлкәсеннән, Руфия Зәлилова, Азалия Рамазанова – Төмән районының Талымхан авылыннан, Чулпан Юсупова – Муллаштан, Хәтербигә Зарипова – Вагай районы, Тугыз авылыннан, Гөлнара Аллаярова Башкортостанның Нефтекамск шәһәреннән килгәннәр.

Сәләтләрен барлау сынавын да лаеклы үттеләр алар. Берсеннән берсе оста башкарган җырлар, биюләр, татарча рэп, битбокс, сәхнәләштерелгән күренешләрне тамаша кылу белән бергә мөнәҗәт тә тыңладык. Аларда әти-әниләренә чиксез рәхмәт хисләрен дә күрдек, “Сүзге”нең тетрәндергеч тарихы да үзәкләрне өзде. Елдан-ел катнашучыларның татар телен белүләре куандыра гына бара.

Мәдәният үзәге директоры Лилия Кәримова 10 ел буе бергә эшләгән ярдәмчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин бәйрәм белән котлап, конгресска үзе алып килгән бүләген бирде.

Лагерьда вакытта рухи байлыкларын азмы-күпме билгеләгән тест сорауларына җавап бирү вакытында иң югары балларга ирешүчеләр дип Азалия Рамазанова, Гөлнара Аллаярова, Зөлфәт Хәкимов, Илнар Колмәмәтов танылдылар.

Ниһаять, барлык сынаулар да артта. Җиңүчеләрне беренче альтернатив жюри игълан итте. Алар матур сыннарны биреп, Гөлнара Аллаярова белән Рушан Кучкилдинны тәбрикләделәр. “Мистер онлайн” Зөлфәт Хәкимов белән “Мисс онлайн” Чулпан Юсупованың  “Мой портал.ру” сайтында 4-5меңнән артык тавыш җыюлары аларның популярлыгы, хөрмәткә лаек булулары турында сөйли. Әле икесе дә тамашачылар мәхәббәтен яулавы моны тагын да дәлилләп кенә куя.

Һәркайсы катнашучы ниндидер номинация буенча бүләкләнде. Күренекле шәхесләрдән торган жюри 2017 елгы “Себер йолдызы” итеп Азалия Рамазанованы, “Татар егете” итеп Рушан Кучкилдинны атап, аларга 200 меңлек сертификатлар бирделәр.

Тамашаны берничә елдан бирле интернеттан да күзәтеп барырга мөмкинлек бирелә.

 “Себер йолдызы” бәйгесе тормышымның бер якты мизгеле булып калды! “Себер йолдызы” бәйгесендә катнашып мин үземә яңа сулыш, көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алдым!” – 2012 ел бәйгесе “Себер йолдызы” Азалия Габдрәхимованың сүзләрен һәркайсы финалда катнашучы хуплар иде. Бәйгеләр тамашасының елның көтеп алынган күркәм бәйрәме булуы да сөендерә. Бу турыда Муллаш авылыннан килгән Мәрьям Зөлбохарова да белдерде: “Бәйгеләрне карарга 3нче ел киләм. Быел авылдашым Чулпан Юсупова өчен җан атарга килдек. Күп без монда. Янымда сеңлем, племянницам утыра, ул да киләчәктә катнашыр, әзерләнә, күрә торсын. Аеруча яшьләрнең иҗади чыгышлары ошый. Бәйге киләчәк буынга мәдәниятебезне, телебезне өйрәнергә этәргеч булып тора”, - диде.

РСФСРның халык җырчысы Ренат Ибраһимов та юбилейга мәртәбә өстәде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836